+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2015, 00:01

Изге күңелле эшкуарлар

Маннановлар гаиләсе районда оештырылучы барлык мөһим чараларда да актив катнашып, ярдәм кулы суза.Күгәрчен районының Морак авылында бик уңган, булдыклы эшкуарлар гаиләсе – Маннановлар яши. Римма белән Азат үз эшләрен яшьтән, 1997 елда ук оештырып җибәргәннәр. Бәләкәй генә ташландык складка су үткәргәннәр дә балык ыслау эшенә керешкәннәр.

— Эш башлап җибәргәндә институтта бергә укыган дустым Рөстәм Байбурин бик ярдәм итте, — ди Азат Маннанов. — Әле дә аралашып яшибез, чын дус ул.
Дуслар ярдәме — яхшы терәк, әлбәттә, шулай да кешенең үзендә уңганлык һәм эшкә сәләт булмаса, уңышларга ирешү шикле. Ә Маннановларның кулларыннан алтын тама. Эшкә чәмләнеп, җиң сызганып тотына алар. Тырышлыклары бушка китми, “Атлант +” җәмгыятенең матур уңышлары озак көттерми.
Бүген Маннановларның эшләре гөрләп бара. Берничә цех ачып җибәргәннәр, пресервалар эшләү линиясе гөрләп тора. Балык ыслыйлар, пресервалар ясыйлар, туңдырылган балык сату белән шөгыльләнәләр.
— Соңгы елда доллар курсы арту, чит ил балыкларын кайтартып булмау бераз бәкәлгә сукты, — ди Римма ханым. — Шулай да күңел төшермибез, эшкә үҗәтлек бар бездә. Миякәдәге балык компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез.
Мактанып телгә алырлык уңышлары җитәрлек эшкуарларның: ике тапкыр “Башкортстанның иң яхшы йөз товары” исемлегенә кергәннәр, “Ел эшкуары” республика бәйгесендә икенче урынга лаек булганнар, “Идел буе, Урал һәм Себернең алтын фонды”на кереп, Самарадан орден да алып кайтканнар. Ел саен Казанда Бөтенрусия татар авыллары малтабарлары җыенында катнашып торалар. Шундый бик милләт җанлы кешеләр дә алар. Татар кызларының “Нәүруз гүзәле” республика конкурсына иганә ярдәме күрсәтеп, Рәхмәт хаты алганнар. Гомумән, мондый ярдәмне алар туган төбәкләрендәге барлык чараларда диярлек даими күрсәтеп тора. Бу изге күңелле кешеләрнең эшләре һәрчак уң булсын, дип телик.
Читайте нас: