Без – борынгы кеше күз алдына да китерә алмаган шартларда яшибез: күпчелек эшебезне техника башкара, дөньяның һәр почмагында ниләр булуын көнендә түгел, сәгате-минуты белән җиткерә алырлык мәгълүмат чараларыннан файдаланабыз; теләгән җиргә бик тиз илтеп җиткерә алучы оча торган келәмнәр (самолетлар), җилдән җитез чаптар атлар (машина һәм поездлар) бар. Шулар аркасында хәзерге чор кешесе, әллә ни зур физик көч куймыйча, рәхәт тормышта яши. Тик борынгылар белеп әйткән: һәр рәхәтнең бер михнәте була. Безнең михнәтләребез дә җитәрлек – сулаган һавабыз, эчкән суларыбыз чиста түгел, ашаган ризыгыбызга консервантлар кушыла. Алар белән тукланучы, артык бер адым җәяү атлауны да олы эшкә санаучы хәзерге кеше төрле авырулар белән газаплана. Боларга замана михнәте – наркомания һәм аның юлдашы СПИД килеп өстәлде. Монысы инде – кешенең ихтыяр көче булмау, вакытын кая куярга белмәү, кайбер ата-аналарның үз балаларына йә игътибары җитмәү, йә, киресенчә, аларны “җирдәге оҗмахта” яшәтергә теләүләре нәтиҗәсе.
Наркомания — бүгенге заман авыруы, дисәләр дә, наркотик матдәләр куллану борынгыдан ук килә. Әбугалисина бу хакта “ак үлем” дип юкка гына әйтмәгәндер. Тарихта беренче булып наркотик матдәләр арасында мәк телгә алына. Аны 5000 ел элек шумерлар файдаланган. Алар Түбән Месопотамия җирләрендә (хәзерге Гыйрак) яшәгән һәм таш плитәләрдә әфьюн әзерләү һәм куллану турында язып калдырган. Шумерлар аны “гиль” дип атаган, ягъни “шатлык” дигән мәгънәдә.
Гашиш турында Кытай императоры Шен-Нуна дәваламасында әйтелә. Аны йөткерүгә каршы дару рәвешендә, шулай ук операцияләр вакытында авыртынуны басу өчен кулланганнар.
1805 елда даруханәче Зертюр әфьюннан икенче төрле дару уйлап чыгара. Аны грекларның йокы алласы хөрмәтенә “морфий” дип атый. 1853 елда Эдинбург табибы Александар Буд энәләр уйлап таба, әфьюнны организмга энә ярдәмендә кертә башлыйлар. Азиядә әфьюн инде меңъеллыклар дәвамында билгеле булса да, киң кулланылышка XVII гасырда керә. Европада исә наркотиклар XIX гасырда күренә башлый. Аларны Мисыр һәм Һиндстаннан кертәләр. Ә 1938 елдан чын-чыннан наркомания тарихы башлана. Бу елда Швейцария химигы Альберт Хоффман лизергин кислотасын синтезлый.
Соңгы ике дистә елда Җир шары буйлап наркомания эпидемиясе канатларын җәя. Русиянең башка республикалары, өлкәләре белән беррәттән, Башкортстанга да бу куркыныч яный. 80нче елларда яшьләр арасында химик матдәләр яисә дару препаратларын куллану модага керсә, 90нчы елларда исә аракы һәм наркотик кулланучылар саны күбәйде.
Ә нәрсә соң ул наркотик? Татарчага тәрҗемә итсәң, ул “йокы китерүче” дигән мәгънәне аңлата. Табиблар аны “кешенең аң дәрәҗәсен үзгәртә торган матдә” дип атый. Күбесенчә, үзләрен яшьтәшләре алдында күрсәтергә теләүче, мактанчык яисә, киресенчә, үзенең күпләрдән түбән булуын тойган, ләкин үзен күрсәтүнең башка чарасын таба алмаган яшьләр наркотикка тартыла. Соңгыларына беренче дозалар җиңеллек, тау-ташларны күчерерлек көч-куәт, дәрт-дәрман бирә кебек тоела. Тик беренчесеннән соң икенчесе, өченчесе булуын, һәр адымның упкынга алып баруын алар уйлап бетерми.