+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2015, 21:44

Бер күрешү бер гомер!

Әй бу гомер дигәнең! Кайчан гына, кулга матур гөлләмәләр тотып, мәктәп белән хушлашырга “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә җыелган идек. Шул вакыттан соң инде 35 ел гомер сизелми дә үтеп киткән. Яңа Аю авылының иң булдыклы егетләренең берсе Хәким Шәмсиев: “Район сабантуе көнне сыйныфташлар очрашуы үткәрергә иде. Килә аласыңмы?” — дип шалтыраткач, мәктәп елларын исемә төшерүдән күңелләрем тулып китте. Яшь аралаш: “Әлбәттә, килә алам!” — дип җавап бирдем һәм, түземсезләнеп, очрашу үтәчәк көнне көтә башладым.

Менә без Уяндык авылында урнашкан “Алая роза” кунакханә комплексы янында басып торабыз. Чара башланырга әле ярты сәгать бар. Ә сыйныфташларның инде барысы да диярлек җыелып беткән. Күренеп тора: барысы да бик нык дулкынлана. Шулай булмыйча, арада 35 ел буена күрешмәгән сыйныфташлар да бар бит! Алар өчен бу көн аеруча истәлекле булгандыр.
Еллар күпләребезнең маң-гаена җыерчык буразналары салып үтсә дә, чәчләргә чал төшсә дә, күңел картаймаган — һаман шул унсигездә калган икән лә! Мул сыйлы табын артында сыйныфташлар белән мәктәп елы хатирәләрен барлап, сөйләшеп-серләшеп утырганда мин шулар хакында уйландым. Иң мөһиме — сыйныфташларымның һәр­кайсының тормышта үз урыннарын таба алуына, матур гаилә коруына, балалар үстерүенә сөендем.
Бу тормышта шатлык вакыйгалар гына түгел, аянычлы югалтулар да адым саен очрап тора шул. Безнең дә биш сыйныфташыбызның гомере иртәрәк өзелде. Яңа Аю авылыннан Өлфәт Хаҗиевны, Сәрия Шәймәрданованы, Краснояр авылыннан игезәк егетләр Шамил белән Камил Кәбировларны берничә дистә ел элек югалткан булсак, берничә ай элек кенә Иске Кыргыз авылыннан Рүзәл Хаҗиевны соңгы юлга озаттык. Очрашу барышында без якты дөньядан иртәрәк киткән сыйныфташларыбызны да, сыйныф җитәкчебез Венера Девятованы да хөрмәтләп искә алдык, алар белән бәйле иң матур хатирәләрне яңарттык...
...Чарага бирелгән алты сәгать сизелми дә үтеп китте. Очрашу шулкадәр җанлы һәм җылы барды ки, күңелдәге барлык матур сүзләр һәм теләкләр дә әйтелеп бетмәгән кебек тоелды. Шуны искә алып, без сыйныфташлар белән очрашуны түгәрәк даталар уңаеннан гына түгел, ә ел да үткәрергә кирәк, дигән карарга килдек.
Әлбәттә, һәр чараның ни дәрәҗәдә үтүе иң элек аның ничек оештырылуына бәйле. Безнеке “плюс бишлелек” үтте дисәк тә һич арттыру булмас. Шушы уңайдан чараны оештыруда башлап йөргән Хәким Шәмсиевка, кичәне үзләре язган сценарий буенча матур һәм эчтәлекле итеп алып барган Илүзә Хәби­буллина белән Рүзилә Рамазановага барлык сыйныфташлар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Халыкта “Бер күрешү — үзе бер гомер!” дигән бик мәгънәле әйтем бар. Иң мөһиме — үзебез исән-сау булыйк та ил-көннәр тыныч-имин торсын. Киләсе елда кабат шушы урында очрашканга кадәр, сыйныфташлар!

Рәмилә ЯППАРОВА.
Югары Яркәй авылы.

Читайте нас: