Киңкүләм мәгълүмат чаралары тәүдә Башкортстаннан ике егетнең һәлак булуын хәбәр итте, аннары алар өчкә әйләнде, шуннан янә икәү өстәлде. Хәрабәләр актарылып, соңгы солдат табылганчы, ут йотып тордык. Республикабыз нык каза күргән төбәкләрнең берсе: 23 корбанның бишесе — безнеке. Салават районының Малояз авылыннан
Рөстәм Шәйхуллин, шул районның Әлкә авылыннан
Ранис Алтынбаев, Сибай шәһәреннән
Рөстәм Йомагулов, Чакмагыш районының Сыерышбаш авылыннан
Фидан Мамлиев, Белорет шәһәреннән
Вадим Нәфыйков армия сафларына июнь азагында чакырылалар. Соңгы икесенә — 19 яшь. Арада иң өлкәне — Рөстәм Йомагулов — Башкортстан дәүләт университетының химия факультетын тәмамлаган. Педагогларның хәрби хезмәткә чакырылмау мөмкинлеге булса да, армияне сайлаган. Рөстәм Шәйхуллин Уфа дәүләт авиация техник университетының өченче курсын бетергән. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң укуын дәвам итәргә хыялланган.
Әйе, хәзерге яшьләр арасында да “Ватан алдындагы изге бурыч”, “Туган илне сөю” кебек төшенчәләрне барыннан да өстен куючылар байтак. Армия — егетне чын ир итүче, чыныктыручы тормыш мәктәбе. Бүген хәрби хезмәт, чыннан да, хезмәт булып кына күз алдына баса. Шөкер, “кайнар нокта”ларда сугышлар тынды, булганына да хәзер контрактчылар гына җибәрелә. Алар — армия хезмәте үтеп, кулына корал тота белгән тәҗрибәле солдатлар.
Бина ни өчен җимерелгән? Әлеге объектка күптән түгел “РемЭксСтрой” предприятиесе тарафыннан капиталь ремонт үткәрелгән булган. Хәрбиләр аны бик күп җитешсезлекләр белән кабул иткән. Шушы хәлгә кадәр компания Түбән Новгород шәһәрендәге эчке гаскәрләр частендә үткәрелгән эшләре өчен дә дистәгә якын дәгъва алган. Алар арасында — бина тирәли су агу җайланмасы булмау. Бу нигез астындагы туфракның юылуына китерә. Якынча фаразлар буенча, Омскидагы бинаның шул сәбәпле ишелүе ихтимал.