+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2015, 23:43

Бердәмлек һәм татулык тантанасы

Мәскәү сабантуенда 150 меңгә якын кеше катнашты.Мәскәүнең “Коломенское” музей-тыюлыгында илнең иң зур сабантуе үтте. Якынча мәгълүматлар буенча, анда 150 меңгә якын мәскәүле һәм башкала кунаклары катнашты. Бу тарихи һәм күркәм паркта милли бәйрәмне Мәскәү Хөкүмәте, Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарстанның Русиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе, “Башкортстан якташлыгы” төбәк җәмәгать оешмасы быел бишенче тапкыр оештырды. Анда Баймак һәм Хәйбулла районнары делегацияләре, шулай ук, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт халык биюләре ансамбле, Башкортстан дәүләт филармониясе вәкилләре, “Ак тирмә” башкорт мәдәни үзәгенең һәвәскәр артистлары катнашты. Габдулла Тукай һәм Шәехзадә Бабич исемнәре сабантуйның төп символы булды.

Бәйрәмне ачуда катнашкан рәсми кунаклар арасында Мәскәү мэры урынбасары Марат Хөснуллин, шәһәрнең Милли сәясәт, төбәкара бәйләнешләр һәм туризм департаменты җитәкчесе Владимир Черников, Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Владимир Платонов бар иде. Башкортстаннан рәсми деле­гацияне Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары — Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Артур Шәйнуров, шулай ук, Хәйбулла һәм Баймак район хаки­миятләре башлыклары Раил Ибраһимов һәм Илшат Ситдыйков җитәкләде. Казаннан бәйрәмгә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Русиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин килгән иде.
Мәскәү сабантуен оештыру комитеты рәисе Фәрит Фарисов, бәйрәмне ачып, Башкортстан һәм Татарстан Хөкү­мәтләренә рәхмәт белдерде, Мәскәү мэры Сергей Собянинның тәбрикләвен укып ишеттерде. Русия башкаласында инде ун елдан артык уздырылучы сабантуйның анда яшәүчеләр арасында елдан-ел ныграк танылуы һәм яраткан бәйрәменә әверелүе, анда күптөрле милләт һәм конфессия кешеләренең теләп катнашуы, аның милләтара дуслык һәм татулыкны ныгытуда мөһим роль уйнавы билгеләнә мэр тәбрикләвендә.
— Шунысы шатлыклы: “мәйдан” сүзе татар-башкорт сабантуенда бөтенләй башка төсмердә, батырларның көч сынашу мәйданы мәгънәсендә яңгырый, — дип ассызыклады Владимир Чер­ников. — Мәскәү өчен бу бәйрәм зур әһәмияткә ия. Чөнки ул халыклар арасындагы социомәдәни тигезлекне саклау, шәһәрдә яшәүче төрле милләт кешеләренә якыннанрак танышу, аралашу, бер-берсенең милли йолаларын, менталитетын өйрәнү мөмкинлеге бирә. Ә бу, үз чиратында, милләтара дус­лыкны үстерүгә нигез булып тора.
Раил Ибраһимов әйтүенчә, Русиядә үтүче сабантуйларда республика йөзен күрсәтүне Хәйбулла районына беренче тапкыр гына ышанып тапшырмыйлар. Мәсәлән, районның фольклор коллективлары Санкт-Петербург һәм Екатеринбург сабантуйларында чыгыш ясады. Хакимият башлыгы быелгы Мәскәү сабантуенда катнашуның район өчен аеруча җаваплы булуын билгеләде. Яңарак Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитларыннан соң Башкортстан һәм Уфа бөтен дөньяга танылды. Шуңа күрә Русия үзәгендә республика йөзен лаеклы күрсәтү аеруча мөһим, дип белдерде ул.
Бу көнне теләгән һәркем паркта рәхәтләнеп күңел ачты, башкорт һәм татар халкының мәдәнияте, фольклоры, тарихы һәм милли аш-суы белән танышты. Сабантуй мәйданында Мәскәү елгасы буенда тирмәле татар һәм башкорт этно-авыллары корылды. Яр Чаллы шәһәре милли бәйрәмдә катнашучылар өчен күргәзмәгә “Дакар” раллиенда җиңүче “КамАЗ” автомобилен алып килгән иде.
Читайте нас: