Соңгы елларда дөнья күләмендә социаль-сәяси, икътисади мөнәсәбәтләр кискен үзгәрде. Шундый шартларда Русиянең азык-төлеккә бәйсезлеген, беренче чиратта, нәкъ аграр сектор күрсәтте. Авылларның төрлесе бар. Эшләргә теләмичә, “түшәмгә төкереп” ятучылар да аз түгел. Фермерлыкка килүчеләр дә арта. Икътисади үсеш министрлыгыннан алынган рәсми статистикага күз салыйк. Узган ел мәгълүматлары буенча, илдә аграр җитештерүдә соңгы 12 елда үсеш 4 процент тәшкил итә. Бу — дөнья күләмендәге авыл хуҗалыгы җитештерүендәге үсеш темпыннан 3 тапкыр (!) күбрәк дигән сүз. Күренүенчә, соңгы 12-15 елда илебездә авыл хуҗалыгы җитди үзгәрешләр кичергән. Кызганычка каршы, әлеге саннар артында торган крестьян хезмәтенең тиешле бәя алмавы һаман да аларның бәһасын төшерә.
Крестьянның ил икътисадына салган хезмәте дә, минемчә, авылда ялкаулар һәм эчкечеләр яши дигән мифны бу саннар юкка чыгарырга тиештер. 2014 елда аграр тармак 4,2 триллион сумлык тулай продукция җитештергән иде. Төзелеш индустриясендә әлеге күрсәткеч — 6 триллион сум, энергетикада 2,1 триллион сум тәшкил итә. Шунысы игътибарга лаек, моңа терлекчелек тә, игенчелек тә бердәй өлеш керткән.
Әлбәттә, авыл портретының үзәгендә — анда яшәүчеләр. 2000 елларда, колхозлар таралып та, яңача оешып та өлгергән чорда, кешеләр югалып калган кебек иде. Гомер буе рәис күзенә карап эшләгән, яшәгән колхозчы башкача булдыра да алмагандыр. Фермер хуҗалыкларын үстерүгә дәүләтнең карашы үзгәрү, җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси ихаталарга хөкүмәт ярдәме күрсәтү авыл тормышына яңа сулыш бирде.
“1970 елларда тоташ авылларның юкка чыгу процессы, ниһаять, туктады дип әйтә алабыз, — дип яза үзенең хезмәтендә билгеле икътисадчы Наилә Васильева. — 1980 елларда, мәсәлән, РСФСРда авылда яшәүчеләр 3,7 миллион кешегә кимесә, 1992-2014 елларда крестьяннарның 1,3 миллионга артуы күзәтелә. Шунысы гаҗәп: элек шәһәргә китүчеләр елдан-ел артса, хәзер авылда яшәүне өстен күрүчеләр күбәя. Статистика буенча, әле авыл җирендә 38,2 миллион кеше яши. Авылны хатын-кызлар тота дигән миф та дөреслеккә туры килми. Аграр секторда эшләүчеләрнең дүрттән берен 30 яшькәчә булган ир-атлар тәшкил итә. Аларның 8 проценты — югары, 20 проценты урта махсус, һөнәри белемгә ия”.
Әйтергә кирәк, дәүләт тарафыннан күрелгән чаралар һәм авылда яшәүчеләрнең иртәгәсе көнгә максат куеп, ышаныч белән, алга карап эшләргә омтылуы эзсез калмады. Чирек гасыр элек сәүдә базарларында өстенлек алган “Буш ботлары”, чит илдән кертелгән башка төр туклану продуктлары бер-бер артлы югалды. Без, ниһаять, үзебезнең җитештерүчеләргә өстенлек бирә башладык. Атна-ун көн элек кенә, мәсәлән, Уфа шәһәре мэриясе шундый мәгълүмат бирде. Башкала сәүдә нокталарында продукциянең күбесе Башкортстанда җитештерелгән. Сатудагы икмәк-күмәч ризыкларының — 97, сөт һәм сөт продукциясе, шулай ук, йомырканың — 78, кош итенең — 62 һәм колбаса эшләнмәләренең 61 проценты — Башкортстан продукциясе. Шәһәрдә бәрәңгегә булган ихтыяҗның 80 проценты урындагы җитештерүчеләр исәбенә канәгатьләндерелә.
Горурлык белән әйтергә була: авыл гомер бакый илдәге сәяси-социаль үзгәрешләр “җиле”нә бирешмичә, яраклаша белә. Сәүдә итеп дөнья көтү, авыр вакытларда бер-береңә ярдәмгә килү крестьянның канына сеңгән. Кызганычка каршы, дәүләт әлегә авылны алыпсатарлардан саклый алмый. Билгеле, аның өчен арадашчы сәүдәгәрләрне алыштырырдай яңа структуралар кирәк. Еш кына алар сәүдәдә монополист булып кала, бәяләрне үзләренчә көйли. Сөт җитештерүне генә алыйк. Республикада шәхси хуҗалыклардан сөтнең литры 7-8 сум белән кабул ителгән чаклар да булды. Ә кибеттә сатылганы 4-5 тапкыр кыйммәтрәк.
Янә дә шунысы куандыра. Башкалабыз районнарында җәйге айларда үзләре җитештергән, үстергән белән сәүдә итүче авыл кешеләре күбәйде. Уфа мэриясенең сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтүне координацияләү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел крестьян-фермерлар, авылдан килеп сәүдә итүчеләр өчен 1 меңнән артык “нокта” бирелгән. Бу шәһәрдә туклану продуктлары белән сәүдә итүчеләргә тәкъдим ителгән урыннарның 40 процентка якынын тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм бакчачылар өлеше әлеге күрсәткечнең 62 процентын алып тора. Сәүдә нокталары аларга түләүсез яки, продукциясенә карап, льготалы шартларда бирелгән.
Авылның бүгенге йөзен билгеләгәндә, ничек кенә булмасын, фермерларның йогынтысы, аерым проблемаларны хәл итүдәге ролен читкә куеп булмый. Соңгы өч елда республикадагы әлеге категориядәге хуҗалыкларга 524 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтелде. Фермер хуҗалыкларын үстерүгә юнәлтелгән программалар тормышка ашырыла башлаганнан алып, аларга 889 миллион сум акча бирелгән. 519 фермер дәүләт ярдәме алган.
Авылның төп байлыгы, әлбәттә, аның кешеләре һәм җир. Крестьянга яшәргә, эшләргә хөкүмәт төрле стимуллар куллана. Һәм ул нәтиҗә бирә. Җиргә кем хуҗа һәм аны ничек нәтиҗәле файдаланырга була, дигән сорауга һаман да төпле җавап юк. Кәгазьдә, билгеле, анда эшләүче кресьян хуҗа. Чынлыкта, аерым хуҗалыкларда пай җирләренең дә исем өчен генә рәсмиләштерелгәнлеге сер түгел. Пай хуҗалары шул җирдә үскән ашлыкны үзкыйммәт бәясе белән саткач, крестьянга ни файдасы бар? Өстәп печәнен, мал азыгын түләүсез алса, сүз дә юк. Шул рәвешле, элекке күмәк хуҗалык җирләренә башта хәлле фермерлар, аннары зур акчалы әфәнделәр, агрохолдинглар хуҗа була. Әйткәндәй, Русиядәге 166 миллион гектар авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең 132,3 миллион гектары — эре милекчеләр карамагында. Кече крестьян хуҗалыклары 16 миллион гектарны биләсә, 2,8 миллион гектар шәхси участоклар итеп теркәлгән. Ә бит агрохолдинг хуҗалары ул җирләргә үз командасы, эшчеләре белән килә. Һөнәр ияләрен дә шул авыл җирендә эш көтеп ятучы ир-егетләр арасыннан эзләми, гастарбайтерларга өстенлек бирә. Авылның социаль-хезмәтләндерү өлкәсен өйрәнү буенча бөтенрусия мониторинг үзәге җитәкчесе Л. Бондаренко фикеренчә, агрохолдингларга гастарбайтерларны җәлеп итү аларның хуҗаларына бар яклап та отышлы. Аның каравы, экспертлар эре агрохуҗалыкларның акланмаган чыгымнар тотынуы зур бәла булып тора, дип исәпли. Күп очракта шәһәрдә яшәп идарә итүче эре агрохолдинг хуҗалары авыл хуҗалыгында эш барышын гына түгел, тармак проблемаларын да аңламый. Сорау алу мәгълүматларыннан күренүенчә, эшсезлек хөкем сөргән авылларда яшәүчеләрнең 57 проценты авыл хуҗалыгында эшкә урнашырга тели. Әмма, эш юк.