— Орелда безне, Башкортстанның Салават районыннан килгән кунакларны, кадерләп каршы алдылар. Монда илебезнең төрле тарафларыннан бик күп кешеләр җыелган: Мәскәүдән дә, Амурдан да, Дагстаннан да килгәннәр иде. Әтиемнең полкташы Н. Леоничев Туганнар каберлегендәге мемориал белән таныштырды, Орел өчен алышлар барган урыннарда йөртте. Очрашу бик дулкынландыргыч булды, — дип сөйли ул. — Башка каһарман яугирләр белән әтиемнең исеме дә алтын хәрефләр белән мәрмәр ташка уеп язылган каберлеккә чәчәкләр салдык, һәлак булганнарны искә алып, бер минут тын тордык, истәлеккә фотога төштек. Мемориалдан кышын да, җәен дә кеше өзелми, Орел шәһәренең 17нче мәктәбе укучылары шефлыкка алган икән. Без газиз кешеләребезнең рухы алдында баш иеп, аларның каны сеңгән туфракны туган якларга алып кайттык.
1942 елның 8 мартында ерак Орел өлкәсендә мәңгелеккә күзләрен йомган батыр яугир картәтиебез Галимҗан Мурзин Лаклы авыл Советында сәркәтип булып эшләгәндә үзе теләп фронтка китә. Күп тә үтми аның улы Рәшит тә ут эченә китә һәм каты алышларның берсендә һәлак була. Ана кеше, йөрәге бу кадәр кайгыга түзә алмый, вафат була. Кече туганнары Клара, Лена һәм Флүрәне тәрбияләү апалары, безнең әниебез иңнәренә төшә.
Язмышның бөтен сынауларын сыкранмый күтәрә көчле рухлы әниебез. Әтиебез Мәүлет Хәйретдин улы белән алар матур яшәде, без, балаларына, яхшы тәрбия бирде. Әтиебез күптән гүр иясе инде, ә әниебез, безне сөендереп, акыллы киңәшләре белән терәк булып яши.
— Күкләр һәрчак аяз булсын, сугыш афәте илебезгә беркайчан да янамасын, дигән изге теләк белән башлый ул һәр иртәсен.
Ирина Мәкъсүтова