Ә инде Усак-Кичү авылы аксакалы, күп еллар урындагы хуҗалыкта партком секретаре һәм шушы авыл Советы рәисе булып эшләгән, яңарак Бишбүләкнең шәрәфле шәхесе дә булып киткән Зөфәр Фәхрисламов — минем күптәнге өлкән дустым. Бу гаилә күп еллар “Кызыл таң” гәзитен алдыра, басмабызны актив пропагандалый. Зөфәр абый белән Рабига апа Чишмәнең асыл егете өчен уңган кыз үстергән.
Кода-кодагыйлардан да якынрак кешеләрне табуы кыен — оныкларда аларның каннары кушыла һәм моңарчы бөтенләй чит-ят кешеләр кан кардәшкә әверелә. Үзе бер туганлык могҗизасы бит бу! Аның кадерен белергә, кодалар белән тату булырга гына кирәк. Чишмәле Бикбулатовлар һәм бишбүләкле Фәхрисламовлар кебек! Менә шунда яшьләр дә бердәмрәк, зирәгрәк, оныклар да бәхетлерәк булыр.