Баязит Габдрахманов өчен июль ае да әһәмиятле. Ул үзенең олы юбилеен билгели. 1930 елның 29 июлендә Дәүләкән районының Алга авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән Баязит кечкенәдән үк эшләп үсә. Сугыш малай өчен дә зур сынау була. Бишенче сыйныфта укып йөргәндә хат ташучы булып эшли, аның кулыннан авылдашлары яхшы хәбәрне дә, кайгылыларын да ала.
— Үсә төшкәч, өлкәннәргә басу-кырларда булыштык. “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” девизы һәркем өчен беренче урында тора иде, — дип сөйли Баязит Газиз улы.
Тормыш авырлыгын җиңеп чыга ул. Сугыштан соң юллар төзегән, урман кискән. Армия сафларында өч ел ярым хезмәт иткәннән соң сержант Габдрахманов туган авылына кайта. Комсомол оешмасы секретаре һәм клуб мөдире булып эшли. Аннары аны хисапчы, ферма мөдире итеп куялар.
— Чәчү алдыннан колхоз рәисе Әхмәт Төхвәтуллин чакырып алды. “Сине бригадир ярдәмчесе итеп куям!”— ди. Бу минем өчен шатлыклы хәбәр иде.1961 елдан Алга авылы бригадиры булып эшли башладым. Квалификация күтәрү курсларында укыдым. Янымда һәрвакыт теләктәшем, терәгем — хатыным Каюма Габдрахман кызы булды. Бригадир булып 45 ел эшләдем, — ди әңгәмәдәшем.
Ул еллар эчендә авылда үзгәрешләр күп була. М. Гафури исемендәге колхоз җитәкчелеге, бигрәк тә рәис Әхмәт Төхвәтуллин тырышлыгы белән мәктәп, кибет, клуб һәм суүткәргечләр төзелә, электр үткәрелә. Колхоз өчен гараж һәм ашлык амбарлары салалар. Фермаларны төзеп кенә калмыйча, заманча җиһазлыйлар. Ә савучылар һәм терлекчеләр “кызыл почмак”та ял итә ала. Нәтиҗә көттерми, һәр сыердан 3 мең килограмм сөт савып ала башлыйлар. Гектар куәте дә арта. Уңыш алу буенча хуҗалык ел саен район күләмендә беренче урыннарны ала.
Зур казанышлары өчен Баязит Габдрахманов Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә. Хезмәт ветеранының стажы 54 елдан артык. Хаклы ялга ул 70 яшендә чыккан. Ләкин үзенең 85 яшендә дә актив тормыш алып бара, яшьләр белән очраша, аларга киңәшләрен бирә.
— Мин үземнең зур гаиләм белән горурланам. Хатыным белән бергә биш бала — Гөлсинә, Гөлшат, Нияз, Гаяз, Илшатны тәрбияләп үстердек. Алар, белем алып, төрле өлкәләрдә хезмәт сала. Улым Гаяз минем эшемне дәвам итә. Тугыз оныгыма бик шатмын. Оныклар – безнең киләчәк, — ди хөрмәтле ветеран Баязит Габдрахманов.
Дмитрий Макиша