+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2015, 00:16

Авылымны сагынып кайтам

Әлшәй районы Әбдрәшит авылының – 220, “Заря” хуҗалыгының 85 еллыгы күләмле чаралар белән билгеләнде. Агымдагы елда Әлшәй төбәген күп кенә истәлекле вакыйгалар көтә. Озакламый, мәсәлән, район оештырылуга 80 ел тула, янә дә 15 авылда юбилей тантаналары үткәрү планлаштырылган. Шушы уңайдан авыл бәйрәмнәренең тәүгесе Әбдрәшит авылында үрнәкле-күргәзмә чара рәвешендә оештырылды, анда район җитәкчелеге, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары катнашты. Районда иң эре авыллардан саналган Әбдрәшитнең тарихы бай һәм борынгы. Туган төбәкнең үткәнен өйрәнүчеләрнең берсе Асия Рамазанова исәпләп чыгаруынча, Әбдрәшит авылы барлыкка килүгә быел 220 ел тула. Авыл бәйрәме шушы истәлекле датага багышланды.

Оештыручылар бәйрәм чараларын үткәрү урыны итеп авылның үзәк мәйданын сайлаган. Иртәнге мизгелдә үк ул халык белән тулган иде инде. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик: соңгы елларда матур йола рәвешен алган авылдашлар очрашуының анык тәртибе дә урнашты. Кайткан кунаклар белән берлектә, якташлар авыл мәчетендә булды, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы истәлегенә яугир-якташлар обелискына, Әфганстан сугышында катнашкан якташлар каберенә чәчәкләр салды, Советлар Союзы Герое Солтан Бикеев рухын олылады.
Мәйданда исә бәйрәм мәчет имамы Азамат хәзрәт азаны белән ачылды. Үзешчән сәнгать осталары әзерләгән театрлаштырылган тамашада авылның барлыкка килү мизгелләре, тарихи үсеш баскычлары, хәзерге чор күренешләре якты сәхнә бизәкләре кулланып чагылдырылды.
Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, Әбд­рәшит халкын истәлекле бәйрәм белән ихлас тәбрикләп, бу төбәктә электән уңган, булдыклы кешеләр яшәвен билге­ләде, шуңа да авылның, биредәге “Заря” хуҗалыгының киләчәге якты булачагын ассызыклады. Моңа өстәп, Дамир Радик улы бер төркем авыл хуҗалыгы эшчәннәренә район хакимия­тенең Мактау кәгазьләрен тапшырды.
Башкортстан авыл хуҗалыгы министры ярдәмчесе Артур Ногмановны Әбдрәшит авылы халкы яхшы белә. Республиканың аг­рар өлкәдә киң билгеле бай тәҗ­рибәле белгече ихлас тәб­рик­ләүләрен җиткереп, күмәк хуҗалыкларның уңай традиция­ләрен бүген дә саклаган “Заря” хуҗалыгы эшчәнлегенә югары бәһа бирде.
Бүгенгене барлаганда үткән­нәрне дә искә төшерү зарур. Әбд­рәшит авылының кыскача тарихы белән элекке укытучы, төбәкнең абруйлы кешесе, хә­зерге вакытта авыл старостасы вазыйфасын башкаручы Асия Рамазанова таныштырды.
Тарихи чыганаклардан күре­нүенчә, авылның атамасы Әбд­рә­шит Ишмөхәмәтов шәхесенә бәйле. Дүрт улы белән ул яңа төбәккә Туктар авылыннан күченеп утыра. Тәүге мәлләрдә авылның Туктар-Әбдрәшит исеме белән йөрүе дә шуннан килә. Башкортстан авыллары тарихын өйрәнүче Әнвәр Әсфәндияров билгеләвенчә, хәзерге Әлшәй төбәгендә Әбдрәшит исемле янә бер авыл булуы билгеле. Аңа Стәрлетамак якларыннан килгән асаба-башкортлар нигез сала.
Тарихи чыганакларда искә алынып, Так(тау) елга һәм Тау-күл буенда урнашкан хәзерге Әбдрәшит авылы турында “1870 елда Уфа губернасы авыллары исемлегендә” мондый мәгълүмат бирелә: бу чорда авылда 70 ихатада 193 хатын-кыз һәм 196 ир-ат яши. Биредә мәчет, училище, ике су һәм бер җил тегер­мәне була. Халыкның төп шөгы­ле — умартачылык һәм малчылык. 12нче башкорт кантонында йөрсә дә, Әбдрәшиттә 1816 елгы ревизиядә 10 ир-ат типтәр тер­кәлгән. Гомумән, тарихчы Әнвәр Әсфәндияров билгеләвенчә, хәзерге Әлшәй төбәгендәге Җаек-чүби-мин волосте башкортлары үз биләмә­сенә 1737 елда ук мишәрләрне керткән. Бу, әлбәт­тә, авыллар халкының милли составы үзгәрүенә дә зур йогынты ясый.
Үзенең 220 еллык тарихында Әбдрәшит авылы халкы ил һәм төбәк кичергәнне кичерә, күп кенә вакыйгаларның шаһиты була. Авыл XIX гасырда аеруча нык үсә, халык саны да кискен арта. 1870 елда, мәсәлән, анда 389 башкорт теркәлгән. 1920 елда исә биредәге халык саны бер мең кешедән арта.
Әбдрәшит авылының үткәне биредәге күмәк хуҗалык тарихыннан да аерылгысыз. “Тау-Күл” дип исемләнгән колхоз төбәктә 1930 елда оештырыла. Әйткәндәй, хуҗалыкның тарихи үткәнен хәзерге вакытта “Заря” җәмгыяте җитәкчесе Наил Әминев җентекләп төзегән. Аңа ярашлы, хәзерге җәмгыять карамагындагы биләмәләрдә “Тау-Күл”дән тыш, янә берничә күмәк хуҗалык була. Үткән гасырның 50нче еллар азагында алар берләштерелеп, “Дружба” колхозы оештырыла. 1966 елда исә, аңа күрше Чкалов исемендәге колхоз кушыла, яңа хуҗалыкка “Заря” исеме бирелә. Әйтергә кирәк, сөренте мәйданнары гаять зур биләмәләрне тәшкил итә. Мондый гигант-колхоз белән идарә итүнең катлаулылыгын исәпкә алып, хуҗалыкны бүләргә карар ителә. Яңа оештырылган Киров исемендәге колхозга күрше Нигъмәтулла авылы керә, “Заря”ның үзәк усадьбасы Әбд­рәшиттә кала.
Үзенең алдагы тарихында хуҗалык “ассоциация”, “кооператив”атамалары белән дә йөри, 2011 елдан чикләнгән җавап­лылыктагы җәмгыять исемен ала. Ничек кенә булмасын, “Тау-Күл” колхозыннан башланган “Заря” элекке күмәк хуҗалык сыйфатларын югалтмый, иң мөһиме — 85 ел дәвамында элекке колхозның дәвамчысы булып кала.
Табигый ки, Әбдрәшит авы­лының 220 еллык бәйрәмендә хуҗалыкның 85 еллыгы да зурлап билгеләнде. Бу җәһәттән шуны да әйтәсе килә: “Заря” моңа лаек, чөнки хуҗалык озак еллар дәвамында районда гына түгел, республикада алдынгылар сафында. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә уңыш­лары өчен җәмгыять коллективы 2002 елда Башкортстан Прези­дентының Рәхмәт хатына лаек булган иде. 2012 һәм 2014 елларда хезмәт казанышлары өчен Башкортстан Республикасы Хө­кү­мәте Дипломнары белән бүләкләнде. Бу урында шуны да искә төшереп үтик: нәкь менә “Заря”ның уңышлы тәҗрибәсенә таянып, 90нчы еллардан башлап республикада күп хуҗалыклар шикәр чөгендере үстерүне кул көче кулланмыйча алып бара башлады. Хуҗалыкның басучылык һәм терлекчелек тармагындагы хезмәт уңышлары күп тапкырлар район күләмендә дә билгеләнгән.
Хәзерге чорда “Заря” җәм­гыяте матди-техник мөмкин­лекләре буенча нык үсешкән заманча хуҗалыкларның берсе. Аның авыл хуҗалыгы тәгаен­ләнешендәге җирләре 7 мең гектардан арта. Төп тармакларның берсе саналган басучылыкта ашлык җитештерү өстенлекле юнәлеш алган. Әйткәндәй, агымдагы елдан “Заря” җәмгыятенә рәсми рәвештә орлыкчылык хуҗалыгы статусы бирелде. Хәзер биредә бодай, арышның югары сортлы элита орлыгы җитештерелә. Шушы максатта заманча техника, ашлык эшкәртү корылмалары тупланган. Сызма культуралардан шикәр чөген­дере һәм көнбагышка да һәр елны кимендә 300 гектар мәйдан бирелә. Терлекчелек шулай ук нык үсешкән тармак санала. Мөгезле эре маллар 1350 баш тәшкил итә, шуларның 280 башы — савым сыеры. Һәр көнне 5 тонна тирәсе сөт җитештерелә, аны сату хуҗалыкка тотрыклы табыш китерә. Шуңа да тармакка игътибар зур, җәйләүдә, мәсә­лән, сөтүткәргеч корылган, бу савучыларның эшен җиңеләйтү белән бергә продукция сыйфатын яхшыртуга да китерә. Әлеге мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдалану максатында хуҗалык терлекчелек буенча да токымчылык статусы алырга җыена.
“Заря”ның икътисади-финанс хәле тотрыклы. Биредә банк кредитлары алмыйча да уңышлы хуҗалык итәргә күнеккәннәр. Һәр елны уртача 25 миллион сумлык табыш алына. Үз акчасына яшә­гән хуҗалыкта җитештерү куәт­ләрен яңарту, социаль өлкәдә җәмгыять әгъзаларының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту хәстәре күрелә.
Хуҗалыкка өзлексез рәвештә 30 елга якын бай тәҗрибәле авыл хуҗалыгы белгече, туган төбәгенең патриоты Наил Әми­нев җитәкчелек итә. Хезмәт юлын ул “Заря” колхозында башлый, хуҗалыкны районда һәм республикада алдынгылар сафына чыгару, авылда тормышны яхшырту өчен зур көч сала. Шуңа да төбәктә Наил Мәсгуть улының абруе зур, авылда аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Аның хезмәтләре республика һәм илебез дәрәҗәсендә лаеклы бәһа­ланган: Наил Әминев “Башкорт­станның атказанган авыл хуҗа­лыгы хезмәткәре”, “Русия АПК­сының мактаулы хезмәткәре” исемнәрен йөртә. Агымдагы елда район сабантуенда Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов авыл хуҗа­лыгында нәтиҗәле озайлы хез­мәте өчен Наил Әминевка Салават Юлаев ордены тапшырды.
Элекке еллардан килгән гадәт буенча, бу төбәктә авыл хуҗалыктан аерылгысыз, андагы социаль мәсьәләләр хәзер дә хуҗалык ярдәме һәм көче белән хәл ителә. Авыл бәйрәмен әзер­ләүне, аны үткәрүне дә “Заря” җәмгыяте тулысы белән үз өсте­нә алды. Атап әйткәндә, авылда зур күләмдә төзекләндерү эш­ләре башкарылды, урам юллары, чишмә буйлары тәртипкә китерелде, зират рәшәткәләре яңартылды. Кыскасы, Әбдрәшит 220 еллыгын тагын да күркәм­ләнеп каршылады.
Гомумән, төбәктә хезмәт кешесен кадерли һәм хөрмәтли беләләр. Юбилей уңаеннан хезмәт алдынгыларына багышлап, хуҗалыкның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган махсус стенд эшләнгән. Югары зәвык белән бизәлеп, типографиядә бастырылган “Заря”: колхоздан — заманча агропредприятиегә” фотоальбомында хезмәт ветераннарына, басу батырларына шулай ук киң урын бирелгән. Авыл бәйрәмендә дә хезмәт алдынгыларыннан йөздән артык кеше акчалата бүләкләр алды. Шунысы игьтибарга лаек, хуҗа­лыкта төп һөнәр ияләре — механизаторлар һәм терлекчеләр белән бергә, хәтта эшләүче пенсионерлар да онытылмаган.
Бәйрәм алдыннан иң матур йортка, төзек ихатага конкурс игълан ителгән иде. Тәүгесендә җиңүчеләр булып Лия Гыйниятуллина, Салават Галәветдинов һәм Нәҗип Кадыйров танылды. Алар йорт кирәк-яраклары бәлән бүләкләнсә, “Төзек ихата” бәй­гесе җиңүчеләре Виталий Кириченко, Илнур Сәхибгәрәев, Илгиз Фәхретдиновка тегермән­нәр тапшырылды.
Һәр төбәкнең күренекле шә­хесләре була. Әбдрәшит мәктә­бенең беренче укытучыларының берсе, соңыннан озак еллар педагогия коллективына җитәкче­лек иткән директор Галимҗан Нигъмәт­җановны күпләр бүген дә олы хөрмәт белән искә ала. Советлар Союзы Герое Солтан Бикеев, СССРның атказанган очучысы Фуат Үтәшев Әбдрәшит данын ил күләмендә яңгыратты. Якташларга Әфганстан сугышы яугирләре, Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Канзафар Вәлиәхмәтов, Рим Сабиров, Фән­зил Мусин белән горурланырга да урын бар. Укытучы Шаһидә Насыйрова, нефтьче Илһам Миң­неяров, диңгезче Рәфәкъ На­сыйров, элемтәче Фиргать Әюпов, транспорт хез­мәткәре Фаил Хәлимов, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәт­кәрләре Фәрваз Ногманов, Чулпан Әюпов, Рамил Фәррахов, Рамин Гайнетдинов, Рәсүл Сәхә­ветдинов, Фәнис Хәбибуллин, атказанган агроном Рифкать Хәбиров намуслы фидакарь хезмәтләре белән танылу алды.
Әлшәйнең Әбдрәшит авылы татар-башкорт әдәбиятына Шамил Анак (Мәхмүдов), Әмир Мәхмүдов кебек күренекле ша­гыйрьләр бирүе белән дә билгеле. Шамил Гомәр улы — “Баш­кортстанның атказанган мәдә­ният хезмәткәре” исеменә лаек булды. Моннан тыш, ул, беренче чиратта, М. Горький исемендәге Әдәбият институты укытучысы, аннары татар шагыйрьләре арасында беренче булып “Совет язучысы” нәшриятында шагыйрь Андрей Вознесенский белән беррәттән шигьри җыентык чыгарган иҗатчы буларак танылу алды. Бу хакта сәхнә түренә күтәрелеп, бәйрәмнең мәртәбәле кунагы Әмир Мәхмүдов та ялкынланып сөйләде. Хәзерге вакытта Казанда гомер кичерүче Әмир Гобәй улы, Мәхмүдовлар кавеменең лаеклы вәкиле буларак, иҗади традицияләргә тугры кала. Ул — филология фәннәре докторы, профессор. Калын-калын 5 китап авторы. Аларның соңгы чорда нәшер ителгәннәрен шагыйрь мәктәп китапханәсенә бүләк итте.
Шамил һәм Әмир Мәхмүдов­ларның һәр икесенең дә Әбд­рә­шиткә багышланган шигырь­ләре бар. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки туган авылын сагынмаган шагыйрьләр булмыйдыр ул. Бу җәһәттән шуны да билгелисе килә, туган төбәгенә ашкынып кайт­кан авылдашлар күп иде бәйрәмдә. Йөрәк хисләрен алар, сәхнәгә чыгып, җыр-моң аша да белдерде.
Әйе, авыл бәйрәме ямьле күренешләргә гаять бай булды. Соңрак ул сабантуй рәвешен дә алды кебек, чөнки рәсми өлеш тәмамлангач, уеннар башланды, күңел ачу киң колач белән китте. Бер сүз белән әйткәндә, ике бәйрәм бергә туры килеп, алар тарихта истәлекле вакыйга сыйфатында урын алачак. Монда инде авыл бәйрәмен әзерләп, аны килешле һәм ямьле итеп алып барган Рима Батталова һәм Гөлсәрия Сөнгатуллинаның да өлеше бар.
Читайте нас: