+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2015, 22:08

Ветераннар — хөрмәттә!

ШОС һәм БРИКС илләре катнашлыгында узган саммитлар, әлбәттә, беренче чиратта уфалылар өчен зур вакыйга булды. Шәһәр урамнарының көннән-көн күркәмләнүен үз күзләре белән күрде-тойды башкала халкы. Алай гына да түгел, зур чараларны кабул иткән зур киңәшмә залларына да кереп, ил тарихына катнашлыгын сизә алды алар. Бүгенге көндә саммитлар узган Конгресс-холлда кызыксынучылар өчен экскурсияләр оештырыла. Чит ил кунаклары кайларда булган? Нинди залларда зур киңәшләр корган? Шуларны белеп-күреп, истәлекле урыннарда фотога төшеп була.

Болар районнарда яшәүче халыкның төшенә дә кертми дип уйласак, юк икән! Күптән түгел генә башкалага ШОС һәм БРИКС саммитлары узган урыннар белән танышу өчен Илеш районыннан зур делегация — ветераннар килде.
— Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның саммитлар узган урыннар белән танышу тәкъдимен ишетү белән район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга кердем, ул шунда ук уңай җавап бирде, хуплады, — ди районның ветераннар советы рәисе Анатолий Романов. — Хакимиятебез автобус белән тәэмин итте, акча бүлделәр. Бүген килеп Хәрби дан һәм Милли музейларны, тирмәләрне, Салават Юлаев һәйкәлен, “Җиде кыз” фонтанын карыйбыз.
Мондый үзенчәлекле сәфәргә Илештән 25 кеше килгән. Һәммәсенең йөзендә — сөенеч, телендә — игътибар һәм ихтирам күрсәтеп, Уфага экскурсияне оештыручыларга — рәхмәт сүзләре.
Читайте нас: