Мондый күрешүләрне яшьлекне юксыну, дусларны сагыну, туган якны җирсү дип кабул итәбез. Әмма бу чаралар, безгә калса, зур әхлакый-тәрбияви әһәмияткә дә ия.
Сүз башында тарихи бер сәхифәгә тукталыйк. Ул әлеге очрашуда катнашучыларга турыдан-туры кагыла.
1965 ел башында “Кызыл таң”да Әнгам Атнабаевның “Зур юлга чыгар алдыннан” дигән мәкаләсе басылып чыга. “Урта мәктәпне тәмамлагач, кем булырга уйлыйсың? Авылда каласыңмы? Авылда калырга теләмәсәң, ни өчен калырга теләмисең? Шәһәргә китәргә теләсәң, ни өчен китәргә телисең?..” Язманың кыскача эчтәлеге шулай.
Мәкалә гәзит укучыларда зур кызыксыну уята. Редакциягә бик күп хатлар килә. Аларның кайберләре “Кызыл таң”ның берничә санында аерым-аерым басыла. Ә күпчелек хатларны Әнгам Атнабаевка тапшыралар һәм ул, шуларга таянып, март ахырында “Юлларыгыз уң булсын!” дигән мәкалә белән чыгыш ясый.
Язмадан күренүенчә, “Кызыл таң” күтәреп чыккан проблема республика күләмендә зур сөйләшүгә сәбәпче булган. Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән хатлар шул хакта сөйли. Аерым урыннарда мәкаләне күмәкләп тикшергәннәр.
Мондый сөйләшүләрнең әһәмиятен ассызыклап, үзенең мәкаләсендә Әнгам Атнабаев болай ди: “Яшь буынның язмышы белән кызыксыну, аңа дөрес юл сайларга ярдәм итү беркайчан да пүчтәк нәрсә булмады һәм булмаячак та. Яшьләр һәрвакыт олыларның ярдәменә, акыллы киңәшенә һәм кирәк чакта урынлы шелтәсенә мохтаҗ”.
50 ел элек гәзит күтәргән көнүзәк мәсьәләне тикшерүдә катнашучылар арасында бүгенге чорда үзләренең эш-гамәлләре белән зур абруй казанган билгеле шәхесләр бар. Шуларның берсе — Зифкать Ислам улы Сәетгалиев. 1965 елда аның “Кызыл таң” редакциясенә юллаган хаты уңаеннан Әнгам Атнабаев мәкаләсендә шундый юлларны укыйбыз: “...Яшьләр үз өсләренә нинди йөк төшкәнлеген яхшы аңлый. Бу яктан Илеш районы Югары Манчар урта мәктәбеннән Зифкать Сәетгалиевның унберенче сыйныф укучылары исеменнән язган хаты бик характерлы: “Безнең алда, — дип яза укучы, — киң һәм катлаулы тормыш җәелеп ята. Зур төзелешләргә китәргәме, вузларда югары белем алыргамы, колхоз кырларында иген үстерергәме? Олы юлга беренче адымны ничек һәм кайда ясарга? Моңа бер генә җавап: кем нәрсәгә сәләтле, һәркем шул сәләте буенча эшләсен. Ләкин шунысы бар — кем генә булып, кайда гына эшләмәсен, безнең беребез дә Туган ил һәм халык алдындагы җаваплылыгын онытырга тиеш түгел. Шушы җаваплылык — безнең гомерлек йөгебез”.
Тәү карашка пафослырак тоелса да, әлеге хатка Әнгам Атнабаев юкка гына игътибар итмәгән. Үз фикерен ачык итеп җиткерү белән бергә, Зифкать Сәетгалиев ифрат мөһим җаваплылыкны сызык өстенә алган. Хәзер инде күренекле икътисадчы, дәүләт эшлеклесе, Башкортстан фермерлар берлеге рәисе Зифкать Сәетгалиев — байтак фәнни хезмәт, дистәдән артык китап авторы. Югары вазыйфаларда эшләде. Колхоз рәисе дә, район башлыгы да, зур предприятиеләр директоры да булды. РФ Дәүләт думасына ике тапкыр депутат итеп сайланды. Башкортстан парламентында Аграр комитетка җитәкчелек итте. Икътисадны түбәннән, җирдән өйрәнде. Аның “җирне табан белән тоя белергә кирәк”, дигән сүзләре үз тәҗрибәсеннән чыгып әйтелгән.
Зифкать Ислам улы кайберәүләрнең “бүгенге яшьләр безне аңламый” дигән сүзләренә җавап итеп, болай ди: “Эш шунда, бүгенге буынның безнең яшьлек чорын аңламавы яисә аңларга теләмәве аларның фикерләү дәрәҗәсе икенчерәк булуда түгел, ә алар тәрбияләнгән мохитнең безнекенә бөтенләй охшамавында. Бүгенге яшьләр башка суда, башка океанда йөзә. Әгәр дә алар безнең яшьлек чорында яшәсә, шулай ук безнеңчә фикерләгән, безнеңчә омтылган булыр иде, диясем килә. Гомумән, без яшь чакта тегеләй иде, без үскәндә болай иде, дип ризасызлык белдерүчеләр белән килешмим. Һәр заманның үз яшьлеге, үз матурлыгы”.
Сыйныфташлар очрашуын оештыручыларның берсе Фәвил Гыйльданов, нәкъ хатта язылганча, Туган ил һәм халык алдындагы җаваплылыгын онытмаган, шушы җаваплылыкны үзенең гомерлек йөге итеп тойган шәхес. Ул — авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры, Мәскәүдә үткән Олимпия уеннарында спорт делегациясе җитәкчесе, “Урожай” җәмгыятенең Башкортстан советы рәисе.
Ринат Вилданов та табигый оештыру сәләте белән аерылып тора. Ул — авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, тармакта байтак яңа башлангычлар авторы. Бүген дә яраткан шөгыле белән мәшгуль. Тулы канлы тормыш белән яши. “Вакыт-вакыт үземнең 17-18 яшьлек чагымны искә төшерәм. Гомумән, яшьлеккә кайту, хискә бирелү һәркемдә була торган нәрсә. Шуларны уйласам, яшьләргә көнләшеп карыйм. Аларның мөмкинлекләре киңрәк бүген”, — ди Ринат абый.
80 яшьлек хезмәт ветераны, Башкортстанның атказанган укытучысы Ансаф Гыйззәтов сөйли: “1963 елда Башкортстан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлагач, Югары Манчар мәктәбендә мине бик яхшы каршы алдылар. Тарих һәм җәмгыять белемен укыттым. 11 сыйныф җитәкчесе итеп тә тәгаенләделәр. Мин монда укытучылык эшенең нечкәлекләренә өйрәндем дияргә була. Вуз бит ул укытырга рөхсәт кәгазе – диплом гына бирә. Ике-өч ел эшләгәннән соң гына кеше укытучыга әверелә, әгәр дә үзе теләсә һәм тырышлык салса, билгеле.
Ике елдан соң туган авылым Имәнлекул мәктәбенә кайттым. Югары Манчарда ике ел гына эшләсәм дә, мине мәктәптә генә түгел, авылда да үз иттеләр, яхшы мөнәсәбәттә булдылар. Төрле җәмәгать эшләрен дә башкардым. Хезмәт юлын башлаган урын бик якын була икән ул. Әле Югары Манчардан күчеп киткәч тә, мөмкинлек чыккан саен анда барып йөрдем. Үзләре дә онытмадылар, очрашуларга чакырып тордылар. Менә быел 50 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар чакырды. Искиткеч җылы каршы алдылар, чараны гомергә онытылмаслык итеп үткәрделәр. Мондый очрашулар, кагыйдә буларак, 20-30 елдан соң туктаучан, чөнки бәйләнеш җепләре өзелә. Ә безнеке 50 елдан соң да сакланган. “Әгәр мәктәпне тәмамлаучылар еллар үткәч укытучыларны онытса, я алар үзләре, я укытучылары шундый “никудышный” булган”, диләр. Ә безнең очракта укучылар да, укытучылар да бер-берсен онытмаслык яхшы булган. Рәхмәт барысына да. Әле булса очрашу тәэссоратларыннан сөенеп яшим”.
Математика укытучысы Рәйфә Басыймовага бүген 85 яшь. Әле дә ныклы, зиһенле, чибәр һәм мөлаем бу апаның күзләреннән нур бөркеп тора. Укучыларының күбесенең математика белән бәйле һөнәр сайлауларында Рәйфә апаның роле зур булган. “Бик тату, акыллы булып истә калган бу сыйныф. Мин Бөре педагогия институтын тәмамлагач, шушы авылда 1985 елга кадәр математика, физика фәннәрен укыттым. Ул вакытта ярты гомер мәктәптә үтте инде. Гомумән, ул чор балалары тырышлыгы, үҗәтлеге белән аерылып торды”, — дип хәтерли бүген ветеран.
Очрашуда Рәзиф Мөхтәруллин, Флүс Мостафин, Әүдәх Әмирханов, Әлтаф Вәлиуллин, Рида Галиева (Рәфыйкова), Рәфис Имамов, Мирзанур Шәйхуллин, Вәзилә Сәхипова (төп оештыручыларның берсе), Фәүзилә Хәлиуллина, Дүнә Хәбибуллина, Римма Заһидуллина (Котдусова) һәм башкалар хатирәләре, тормыш сәхифәләре белән уртаклашты. Лүзә Камилҗанова (Янгәрәева), мәсәлән, мәктәпне тәмамлагач та Свердловск шәһәренә китеп, “Уралмаш” заводында токарь һөнәрен үзләштерә, тормышка чыга. “Дүрт ел шунда яшәгәч, Дүртөйлегә кайтып, эшемне дәвам иттем. “Газсервис”та токарь булып эшләдем, соңгы елларда слесарь булдым. 30 ел шушы предприятиедә тир түгеп, хаклы ялга чыктым. “Башкортстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемем бар”, — диде ул.
Чарада катнашучыларның кайсын гына телгә алма, һәрберсе ихтирамга лаек, соклангыч кешеләр.
Тантананы җыр-моң бизәде, Фәвил Гыйльданов Ринат Вилдановның баян моңына кушылып җырлады. Фәвис Яхин Зифкать Сәетгалиев сүзләренә Роза Сәхәветдинова иҗат иткән җырны һөнәри осталык белән башкарды.
Әйткәндәй, Зифкать Ислам улы күңелендәген шигырь юлларына яшь вакыттан ук сала килгән кеше.
Сабакташлар очрашуны оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп, биш елдан соң күрешергә сүз куешып таралышты.