+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2015, 21:59

Һөнәрленең кулы алтын

Дүртөйле районында торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре арасында осталык конкурсының зона этабы үтте.Чарада Илеш, Калтасы, Дүртөйле районнары, Нефтекама шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты.

“Казанлык җиһазлары операторы” номинациясендәге ярышлар ике этапта Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләре предприятиесендә үтте. Ярышта катнашучылар имтихан билетларындагы сорауларга җавап бирде, практик биремнәрне үтәде.

“Дюртюливодоканал” предприятиесендә “Слесарь-сантехник” номинациясе буенча ярышлар үтте. Җиңүчеләр конкурсның финалында катнашачак. Быел ул Стәрлетамак шәһәрендә үтәчәк.
Әлеге конкурсның максаты — эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, конкурста катнашучыларның тәҗрибәсен республикага тарату, яшьләрдә эшче һөнәренә карата кызыксыну уяту.
Конкурсның барлык 8 зона этабы — 1 сентябрьгә, республика этабы 20 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.
Читайте нас: