Әтисенең туган төбәге — Чишмә районының Салих авылында менә өч ел инде ветеранга багышланган музей эшли. Монда фотолар һәм хатлар, башка ядкәрләр саклана. Мәхмүт Гәрәев сугыш, үзенең тормышы һәм Башкортстан турында берничә китабын авыл халкына бүләк итте.
Башкортстанда генерал Хәрби фәннәр академиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе утырышын үткәрде, “Акбузат” ипподромында атлар ярышын карады. Шулай ук, Җиңү паркында булды, Хәрби Дан музее экспозициясе белән танышты. 2 августта “Лалә-Тюльпан” мәчетендә булды.
Салих авылында Мәхмүт Гәрәев “Кызыл таң” өчен махсус интервью бирде. Шуны гәзит укучыларга тәкъдим итәбез.
— Мәхмүт абзый, Сез күренекле татар генералларының берсе. Һәрбер рядовой генерал булырга хыялланган кебек, хәрби кеше булу теләге Сезнең күңелдә кайчан уянды?— Татар генералы дигәннән, моннан унбиш еллап элек Мәскәүнең Президент отелендә Русиянең бөтен татар, башкорт генералларын җыйган идем. Алар шунда беренче тапкыр бер-берсе белән танышты. Бик җылы, дустанә очрашу булган иде ул. Әлеге көндә дә без бер-беребез белән аралашып торабыз.
Хәрби булу теләге дигәннән, ул булды микән, әллә тормыш үзе этәрде микән, тәгаен генә әйтеп тә булмыйдыр инде. Миңа ундүрт яшь булганда, ачлык галәмәте безнең гаилә язмышын Урта Азия белән бәйләде. Үзбәкстанда Корши шәһәре бар, элегрәк ул Бекбуди булган. Анда 82нче кавалерия полкы тора иде. Безнең гаиләдә сигез бала. Әти мине шул полкка тәрбияләнергә җибәрде. Андагы музвзводта өч ел уйнадым, полк басмачылар белән дә сугыша иде, ул бәрелешләрдә дә катнашырга туры килде. Аннан соң мин Ташкент пехота училищесына укырга кердем. Училищены бетерергә насыйп булмады, сугыш башланды. 1941 елның ноябрендә безне Мәскәү янындагы сугышка җибәрделәр. Шуннан башлап минем тормыш һәрвакыт дөньядагы төрле сугышлар белән бәйле булды.
Немец фашистлары белән сугыш минем өчен 1945 елның апрелендә, Кенигсбергны алгач, тәмамланды. Безнең 5нче Армияне Ерак Көнчыгышка күчерделәр. Анда японнарга каршы сугышта катнашырга туры килде. Аларны җиңгәч, ул вакытта Кытайның Харбиндагы 120нче Халык Азатлыгы Армиясендә безнең гаскәрләр дә булды һәм мин шунда японнарга каршы хәрби хәрәкәтләрдә катнаштым.
— Мәхмүт абзый, Сезгә ул сугышларда Кытай Халык Республикасының бүгенге җитәкчесе Си Цзиньпинның әтисе белән бергә булырга туры килгән дип тә ишеткән идем.— 1947 елда Кытайның 120нче Халык Азатлыгы Армиясенең комиссары Си Чжунсунь булды. Ул Уфага саммитка да килгән Кытай Халык Республикасының әлеге җитәкчесе Си Цзиньпинның әтисе була инде. Си Чжунсунь үзе — гражданнар сугышы герое, Кытайда икътисади революция ясаган Дэн Сяопинның иң якын дусты. Миңа чыннан да аның белән шул вакытта танышырга туры килде.
Быел Си Цзиньпин Мәскәүгә минем китабымны кытай теленә тәрҗемә итеп бастырып алып килгән. Урысча да аңлашылмаслык итеп язылган иде, хәзер бөтенләй аңлап булмас инде дип, шаярышып та алдык аның белән.
— Тормышым сугышлар белән бәйле булды дигән идегез.— 1970нче еллардан соң минем тормыш чит илләрдәге сугышлар белән бәйле булды. Гарәп-яһүдләр сугышы вакытында Мисырдагы Каһирә шәһәренең һава иминлеге хезмәтен оештыруда катнаштым. Анда ике ел булдым. Әфганстан Президенты Мөхәммәд Нәҗибулланың хәрби киңәшчесе булырга туры килде. Анда минем калуым турында чит ил матбугаты бик кызыклы мәкаләләр дә бастырды.
Белүегезчә, безнең 40нчы армияне тулысынча Әфганстаннан чыгардылар, ә безне, егермеләп офицерны, Кабулга җибәрделәр. Эшли башлавыбызның өченче көнендә безнең разведчик Швейцария гәзитен алып килде. Анда “йөз мең урыс солдатын чыгарып, бер татарны керткәннәр” дип язылган иде.
Менә шулай, минем тормыш һәрчак сугышлар белән бәйле булды. Нәрсә эшлисең, язмышым шундый булгандыр. Минем гәзит укучыларга әйтер сүзем шул, кеше язмышын, гомерен сугышлар челпәрәмә китермәсен иде.
— Бүген ул вакыттагы Әфганстан сугышына карата төрле фикерләр яңгырый. Сезнең, хәрби кешенең фикере дә гәзит укучыларга кызыклы булыр дип уйлыйм.— Әфганстандагы бөтен хәрби операцияләрне, гаскәрләрне чыгаруны планлаштыру белән шөгыльләнгән Советлар Союзы Маршалы, СССР Кораллы Көчләре Генеральный штабы начальнигының беренче урынбасары Сергей Федорович Ахромеев 1979 елда ук, ни өчен совет гаскәрләрен анда кертүебез белән кызыксынган чит ил журналистларының сорауларына ачык итеп җавап бирә: “Анда без кермәсәк, американыкылар керәчәк”. Маршалның бу җавабыннан бөтен чит ил матбугаты көлеп, мыскыллап язып чыга. Янәсе, американнарга Әфганстанда ни калган? Тормыш аның хаклылыгын үзе күрсәтте, кемнәр анда хәзер — американнар. Алар аннан беркайчан да китмәячәк. Менә сезнең сорауга җавап шул. Калганын үзегез уйлагыз. Әфганстаннан Русиянең үзәгенә — Идел-Урал буена, мөселманнар тупланып яшәгән төбәккә иң кыска юл. Шулай булгач, монда сезгә дә алардан ничек саклану чарасын тирәнтен уйларга кирәк.
— Мәхмүт абзый, барыбыз да беләбез — Русия һәм Америка, Русия һәм Евросоюз илләре арасында сәяси хәл, икътисади мөнәсәбәтләр бик катлаулы. Шушы уңайдан Сез нәрсә әйтер идегез?— Сер түгел, Америка бөтен җиргә, барлык илләргә хуҗа булырга омтыла. Күпчелек илләр үзаллылыкларын югалтып бара. Менә Францияне генә алыйк. Наполеон вакытында ул бөек ил булган. Ә хәзер ике корабльне дә Америка рөхсәтеннән башка сата алмый. Шундый үзаллы дәүләт буламы соң? Ә менә Кытай, Һиндстан Америкага буйсынырга теләми. Алар һәм кешелек кыйммәтләрен саклаучы, яклаучы башка дәүләтләр безнең белән бергә була ала.
Чит илләрдәге күренеп торган берничә чынбарлыкка игътибарыгызны юнәлтер идем. Хәзер көнбатыш илләрендә властька ата-бабалары фашистларга хезмәт иткәннәрнең балалары килә. Шундыйларның балалары Балтыйк буе илләрендә, Украинада фашист байраклары күтәреп урамнарга чыга.
Икенчесе. Йөз ел элек, 1912 елда Британиянең трансатлантик “Титаник” пароходы Төньяк Атлантикада батты. Бу зур фаҗига, ләкин пароходның капитаны һәм экипаж пассажирларны коткару өчен гомерләренең соңгы минутларына кадәр көрәшә, үзләре батырларча һәлак була. 2012 елда Италия ярлары буенда “Коста Канкордия” судносы һәлакәткә очрый. Пассажирларны калдырып, беренче булып капитан һәм экипаж суднодан кача. Көньяк Кореяда 2014 елда “Севоль” пассажир паромы Корея ярымутравы янында батты. Капитан һәм экипаж үзләрен кайгыртып паромны, пассажирларны ташлап калдыралар.
Шулай итеп көнбатышта бозык элита формалаша. Шул ук бер җенес кешеләренең гаилә коруын канунлаштыру. Менә әле яңа гына ишеткән бер гыйбрәтле “яңалык”: Швеция парламентында бертуган абый-сеңел, апа-энекәш арасындагы никахны рәсмиләштерү турындагы закон проекты тикшерелә. Мондый мисалларны тагын да китерергә булыр иде. Бу бит җәмгыятьнең таркалуы, черүе дигән сүз. Бөтен кешеләр дә, бөтен илләр дә бу юлдан бара алмый. Үзаллы тормыш итү юлын сайлаган дәүләтләр ул илләргә кушылмаячак. Үз мәдәниятен, гомумкешелек кыйммәтләрен сакларга теләгән дәүләтләр безнең белән була ала. Әхлакый яктан череп барган җәмгыятьле илләр юлыннан бару үзеңне үлемгә күрәләтә дучар итү дигән сүз, ул хәтта фашизмнан да куркынычрак. Шушы авыр вакытларда мин сезгә үз йөзегезне саклап калуыгызны телим.
— Рәхмәт матур теләкләрегез өчен, Мәхмүт абзый. Сез бүген әтиегезнең туган ягы — Чишмә районының Салих авылында. Шушы минутларда нинди уй-хисләр, кичерешләр Сезне биләп алды? Шулар белән дә уртаклашсагыз иде.— Чишмә районы ул минем өчен горурлык. Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә – парад вакытында да, Президент кабул итүендә дә — мин һәрвакыт Владимир Владимирович Путин белән янәшә булдым. Миннән, ничек син Путин янәшәсенә эләктең, дип сорыйлар. Ә мин аларга, Путин миннән “син кем?” — дип сорады, “Чишмә малае”, — дип җаваплаган идем, “Чишмә малае булгач, минем янга утыр!” — дип әйтте, димен. Менә шулай, уены-чыны шул. Дөресен әйткәндә, мин монда әтиемне күргәндәй булдым. 1939 елда Салих авылына әтием белән мин, энем Мәсгуть җәяүләп килгән идек. Ул Алкинода совхозда эшли иде. Әти безгә үзенең туган җирләрен, зиратка алып барып әтисенең каберен күрсәткән иде. Мин монда зур дулкынлану кичерәм. Салих зиратында туганнарым күмелгән, шушында әтием яклап туганнарым яшәгән, яши. Әтиемнең авылдашларын, тәпи баскан сукмакларын күрү — зур бәхет. Миңа якташларым бик кадерле, аларның йөзенә кызыллык китерергә тырышмадым. Һәрвакыт чишмә малае дәрәҗәсен сакладым. Минем кече ватаным бар, илем-дәүләтем бар. Безнең барыбызга да бу төшенчәләрнең кадерен белеп, саклап яшәргә кирәк. Шулай итмәсәк, киләчәгебез якты булмаячак.
— Сез 2008 елдагы әңгәмәгездә “Кызыл таң”ны яшьлек дустым дип әйткән идегез. Яшьлек дустыгызны укучыларга нинди теләкләрегез бар?— Балалык, яшьлек дусты гомерлек була ул. Бу гәзит мине әтиемнең туган ягы, туганнарым белән бәйләүче бер җеп ул. Сез миңа һәрвакыт игътибарлы, ихтирамлы булдыгыз. Гәзит битләрендә минем белән очрашулар һәрдаим яктыртылып килде. “Кызыл таң”ның чибәр кызларына миннән кайнар сәлам. Укучыларга әйтер сүзем шул, “Кызыл таң”ны алдырыгыз, укыгыз! Тормышыгыз тынычлыкта үтсен, зур бәхетләр, исәнлекләр булсын барыгызга да.
— Рәхмәт, Мәхмүт абзый, киләчәктә дә очрашырга насыйп булсын.Фаил Фәтхетдинов әңгәмәләште.