+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2015, 21:39

Син капиталь ремонт өчен түлисеңме?

Республика максатлы программасына 30 ел дәвамында төзекләндереләчәк йортлар исемлеге кертеләчәк.Бу хакта “Республика төбәк операторы” фонды генеральный директоры Борис Герасимов хәбәр итте. Матбугат конференциясендә капиталь ремонт өчен вакытында түләнмәгән взноска пеня өстәлү турында сүз барды.

Билгеле булуынча, “Республика төбәк операторы” фондының Попечительләр советы 31 июльгә кадәр әлеге түләүләргә пеня исәпләмәскә дигән карар чыгарган иде. Ул бина милекчеләрен һәм мәйдан­на­рын ачыклау, ялгыш мәгълүматлар буенча пеня билгеләү ихтималын булдырмау өчен эшләнде. Августтан капиталь ремонт өчен взнос түләмәгән кешеләрнең төп бурычларына пеня да кушылачак.
— Әгәр дә кеше һаман да бурычын түләргә җыенмый икән, аларны суд көтә, — диде Борис Герасимов. — Бүгенге көнгә без тугыз дәгъва белән судка мөрәҗәгать иттек, алар буенча карар кабул ителәчәк.
Капиталь ремонтка түләнгән взнос та, пеня да гомум фондка җыела, бу акча республикада күпкатлы йортларны ремонтлауга юнәлтелә. Вакытында взнос түләмәүчеләр күпме? Шушы елның 1 кварталында капиталь ремонт өчен халыкның 77 проценты, икенче кварталда 76 проценты акча күчергән. Кыскасы, якташларыбызның дүрттән бер өлеше бу акчаны түләми дип әйтергә урын бар. Алар, акылына килмәсә, шушы акчага өстәп пеня да түләячәк. Шәһәрләр буенча, Уфада халыкның — 73,8, Күмертауда — 82,8, Стәрлетамакта — 78,2 проценты ремонт өчен акчаны тиешенчә күчерә. Ә менә Агыйдел һәм Межгорье шәһәр­ләрендә бу җәһәттән сүлпәнлек сизелә, анда халыкның яртысы гына түләп килә. Бәләбәй, Учалы, Бөре һәм Яңавыл районнары яхшылар исәбендә. Чишмә белән Дәүләкәндә хәлләр мөшкел.
— Районнарда акчаны вакытында һәм тулысынча җыю бик мөһим, чөнки һәр төбәк ремонтка үз акчасын гына куллана ала. Ул никадәр күп туплана, шулкадәр күп йорт ремонтлана, дигән сүз. Республика буенча капиталь ремонт өчен елына 2,5 миллиард сум акча җыела, — ди Борис Герасимов.
Былтыр әлеге фонд күпкатлы 540 йортны ремонтлаган. Быел 948 йортны төзекләндерү планлаштырылган, ләкин ул артык булыр дип көтелә. Респуб­ли­каның күпфатирлы йортларда гомум милеккә капиталь ремонт үткәрү программасына ярашлы, Башкортстанда 16500 йорт төзекләндерелергә тиеш. Взнослардан авария хәлендәге һәм сүтеләчәк йортларда яшәүчеләр генә азат ителгән. Яңа йортта яшәүчеләр язмышын быел Дәүләт җыелышы-Корылтай хәл итәчәк.
— Сентябрьдән без капиталь ремонт буенча 30 елга исәпләнгән максатлы программа төзи башлаячакбыз. Анда торышы буенча беренче, икенче чираттагы, шулай 30 ел дәвамында ремонтланачак йортлар исемлеге кертеләчәк. Ел ахырына барлык йортлар да тикшерелеп, кайсында нинди ремонт үткәреләчәге билгеләнергә тиеш. 8-10 ел эчендә без һәр йортка ремонтның бер генә төрен булса да ясарга ниятлибез. Кайдадыр түбә алыштырырга кирәк, кайдадыр иң элек коммуналь челтәрләрне төзекләндерү таләп ителә. Ремонтлау өчен йортларны муниципалитетлар сайларга тиеш, — диде фонд җитәкчесе.

Пеня ничек исәпләнә? Капиталь ремонт өчен җыелган бурыч тәүдә 0,003кә, аннары түләнмәгән көннәр санына тапкырлана. Түләүне һәр айның унынчы көненә кадәр башкарырга кирәк. 11еннән пеня өстәлә башлый.
Әйтик, биш катлы йортта 35 квадрат метрлы бер бүлмәле фатирда яшәүче кеше капиталь ремонт өчен бер ай акча түләмәсә, 1 сум 55 тиен пеня исәпләнә. Милекче взносны былтыр октябрьдән бирле түләмәгән очракта, 11 августка пеня 68 сум 97 тиен тәшкил итәчәк. Шундый ук мәйданлы фатирда тугыз катлы йортта яшәүче өчен пеня 1 сум 74 тиен булачак.
Биш катлы йортның ике бүлмәле фатирында яшәүче 2 сум пеня түли, октябрьдән бурыч 88 сум 67 тиен җыелачак. Шундый ук мәйданлы фатирда тугыз катлы йортта яшәүче 2 сум 23 тиен түли, ун ай эчендә бу 98 сум 91 тиен булачак.
Читайте нас: