+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2015, 20:59

“Диңгезчеләрнең юлы бер – ул данлы юл!”

Адмирал Нахимовның бу сүзләре “Курск” су асты көймәсендә батырларча һәлак булган диңгезчеләргә дә кагыла.

— Алар үзләренең ил алдындагы бурычын үтәп, чын морякларча данлы юл үтеп, Ватан иминлеге өчен һәлак булдылар, — диде Тын океан флотының су асты көймәләре көчләре командующие, вице-адмирал Игорь Мөхәммәтшин. — Бу фаҗигадән соң 15 ел узса да, аның тирәсендә бәхәсләр тынып торганы юк. Әмма ныклы ышаныч белән шуны әйтергә кирәк, монда гаеплеләрне эзләү урынсыз, бу хәл — олы фаҗига.
Ул башкаланың Җиңү паркында диңгезчеләр акланында Башкортстанның Диңгез җыелышы оештырган матәм митингында катнашты. Анда җыелучылар “Курск” су асты көймәсендә һәлак булган барлык 118 диңгезченең исемнәрен искә алдылар, алар арасындагы 4 башкортстанлыга аеруча хөрмәт күрсәтелде.
Игорь Мөхәммәтшин аларның кайберләре белән бергә хезмәт иткән, гаиләләрен белгән. Бу хакта ул аерым дулкынлану белән сөйләде.
Әйткәндәй, вице-адмирал — безнең якташыбыз. Ул Нефтекама шәһәрендә туып үскән һәм Уфада белем алган. Әле башкалада аның әнисе яши.
Читайте нас: