Академик Үзбәк Госмановны бүген Башкортстанда авыл хуҗалыгы, аграр җитештерү проблемалары белән җитди һәм нәтиҗәле шөгыльләнүче “беренче дәрәҗәдәге” галим дип кабул итүләре дә очраклы түгел. Аның авыл хуҗалыгын һәм аграр җитештерүне табигый климатик шартларны исәпкә алып үстерү системасы һәм республика икътисадының күпкырлы (многоукладность) булуы турындагы фәнни хезмәте Башкортстанда 1968-1998 елларда агросәнәгать комплексын системалы үстерү документына кертелде. Әйтергә кирәк, элек СССР чорында илдә авыл хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлешләре һәр биш ел саен галимнәр тарафыннан әзерләнеп, Хөкүмәт карары белән кабул ителә иде. Академик Госманов республикада әлеге системаны эшләүдә 1968 елдан катнаша һәм әлегә кадәр төп авторларның берсе булып тора. Заманында СССР Фәннәр академиясе илдә аграр тармакны нәтиҗәле үстерү буенча аны иң төпле һәм ышанычлы документ дип билгеләде. Русиядә аның соңгысы 1997 елда чыкты. Аны эшләүдә дистәләрчә гыйльми учреждение, йөзләрчә галим катнашуга карамастан, билгесез сәбәпләр аркасында, илдә алдагы елларда мондый документ әзерләнмәде. 2012 елда Башкортстан Фәнни үзәге әлеге эшкә җәлеп ителә. Академик Госмановның тынгысыз хезмәте һәм зур тырышлыгы белән югарыда телгә алынган аграр документ әзерләнә. Шунысы игътибарга лаек, авыл хуҗалыгын үстерү буенча мондый документ соңгы 15 ел эчендә илнең башка бер төбәгендә дә әзерләнмәде. Үзбәк Госманов рәислегендә галимнәр тарафыннан тәкъдим ителгән бу хезмәт Башкортстанның аграр тармагын 2020 елга кадәр үстерү буенча системалы икътисади бурычларны күз уңында тота. 2012 елда нәшер ителгән китап тармакны инновацион үстерүгә һәм импорт азык-төлеген алыштыру мөмкинлекләрен көчәйтүгә юнәлтелгән.
Академик Үзбәк Госманов 330дан артык фәнни хезмәт һәм илледән күбрәк китап авторы. Аның гыйльми эшчәнлеге илнең һәм дөньяның аграр икътисад юнәлешендәге басмаларында урын ала. Зур шәхеснең укучылары арасында алты фән докторы һәм илледән артык фән кандидаты бар. Үзбәк Госман улы СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында икътисади тикшеренүләр бүлегендә сектор мөдире, БДАУда кафедра мөдире булып эшләде. 1998 елдан башлап Русия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Башкортстан фәнни үзәге рәисе булды. Аграр галим һәм хезмәтләре фәнни даирәләрдә киң танылу алган шәхес – Башкортстан Фәннәр академиясен оештыручыларның берсе. Ул Русиянең һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе. Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән. Башкортстан Фәннәр академиясенең биология, медицина һәм авыл хуҗалыгы фәннәре бүлегенең академик секретаре Үзбәк Госман улы шушы көннәрдә матур юбилеен билгели. 80 яшен тантана иткән көннәрдә без аның белән очрашып, берничә сорау бирдек.