+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2015, 21:03

“Русия балалары – Кытай кунаклары”

Халыкара программа кысаларында оештырылган әлеге сәфәрдә Башкортстаннан 20 укучы катнаша.Җәй башында шундый халыкара программа старт алган иде. Аңа ярашлы рәвештә, аз керемле гаиләләрдән 40 бала Кытайда булып кайтты. Бүген иртән янә шул кадәрле үк бала Кытайга юллана. Алар арасында 20се – Башкортстаннан.

Әлеге проектны Русия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы арасында социаль-гуманитар һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча “Бердәм Русия” партиясенең социаль платформасы оештырды. Дәү­ләт думасы депутаты Римма Батталованың “Милләт яшь­леге” иҗтимагый фонды президенты, республиканың Иҗ­тимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Казанцев әйтүенчә, Кытайга юлланучы 20 бала арасында аз керемле гаиләләрдән, хокук саклау органнары һәм Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте, хәрби буры­чын үтәгәндә һәлак булган­нарның гаиләләреннән 11-15 яшьлек үсмерләр бар.
Алар Пекин шәһәре буйлап экскурсиядә халык герой­ларына һәйкәл куелган Тянь­аньмэнь мәйданында булачак, шулай ук Мин һәм Цин императорлар династиясе сараен, Бөек Кытай стенасын күрәчәк, Олимпиада үткән стадионнар, Дәүләт музее, Урыс урамы, океанариум, урман зоопаркы белән танышачак. Моннан тыш, төрле шәһәрләрдә үзләренең яшьтәшләре белән очрашачак, кытай язмасы дәресләрендә, көрәш төрләре күнекмәләрендә булачак.

Шул ук вакытта...

Башкортстаннан мәктәп укучылары Кытайга сәфәргә юлланды. Бу инде быел Кытайга ун көнлек ялга баручыларның икенче төркеме.
Сәфәрне оештыручы — Мәгариф министрлыгы. Чит илгә ялга җәмәгать һәм иҗат эшчәнлегендә, укуда һәм спортта уңышларга ирешкән укучылар бара. Төркем составында — конкурсларда, фестиваль, смотрларда, ярышлар һәм олимпиадаларда җиңүчеләр.
Ял программасында Хоухай күле, борынгы шәһәр төзелеше комплексы Хутун һәм Гунванфу сарае, Бөек Кытай стенасы, Ихэюань сарае, Кунг-фу легендасы (кызыл театр) чарасы, Гугун сарае, Тяньаньмэнь мәйданы һәм башкалар белән танышу каралган.
Укучыларның беренче төркеме Кытайда 27 июльдән 5 августка кадәр булган иде. Алар Пекин һәм Вэйхай шәһәрләрендә булып, мәдәни һәм тарихи урыннарны, шул исәптән Олимпия объектларын карады.
Сәфәр гуманитар хезмәттәшлек буенча Русия-Кытай комиссиясе раслаган чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Кытай Халык Республикасы Рәисе чакыруы буенча оештырылды.

Эльмира САБИРОВА.
Читайте нас: