Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген җылыту сезонына әзерлек эшләре 70 процентка башкарылган һәм ул планга ярашлы алып барыла. Шул ук вакытта торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының җылылык энергиясе өчен тупланган бурычы әлеге эшне сизелерлек катлауландырырга мөмкин.
Атап әйткәндә, агымдагы елның 1 июненә бурыч күләме 4 миллиард 160 миллион сумнан артып киткән. Янә дә шул: әлеге сумманың 90 процентын, ягъни 3 миллиард 850 миллиард сумын җыелып килгән бурыч алып тора. Ел эчендә исә бурыч күләме 35 процент чамасы — 1,5 миллиард сумга арткан. Әйтергә кирәк, әлеге мәсьәлә шулкадәр кискен төс алды ки, ул 23 июньдә республика Хөкүмәтендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов рәислегендә үткән киңәшмәгә чыгарылды. Аның эшендә Хөкүмәт әгъзалары, тармак өчен җаваплы министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, хокук саклау органнарыннан, торак-коммуналь хуҗалык оешмаларыннан вәкилләр, муниципалитетлар башлыклары катнашты.
Торак-коммуналь хуҗалыкта җылылык энергиясе өчен бурычларның әледән-әле арта баруына нәрсә сәбәпче соң? Киңәшмәдә республика Башлыгы бу мәсьәләгә аерым тукталды.
— Беренчедән, торак оешмалары халыктан җыелган акчаларны башка максатта файдалана. Әлеге акчаларны башка “тишек-тошыкларны ямауда” тотына яисә турыдан-туры аларны урлауга юл куя, — диде Рөстәм Хәмитов. Үз чиратында ул намуссыз җитәкчеләргә карата иң җитди чаралар күрергә, аларны җаваплылыкка тарттырырга чакырды.
— Әгәр дә эш-гамәлләрендә криминал күренеше бар икән, җинаять эше кузгатырга, күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә лицензиясен тартып алырга кирәк, — диде моңа бәйле республика җитәкчесе.
Бурычлар артуның икенче сәбәбе буларак, төбәк Башлыгы энергия ресурсларын куллануның санкцияләнмәгән очракларына чик куюга бәйле эшнең начар оештырылуын атады.
— Биналарны биләүче ниндидер арендаторлар, субарендаторлар алдау юлы белән җылылык челтәрләренә тоташалар, шул рәвешле офис коридорларын, подвалларны, гаражларны җылыталар. Нәтиҗәдә, аңлашыла, торакның гомум чыгымнары да арта. Һәм табигый, анда яшәүчеләр артык чыгымнар өчен түләргә теләми. Һәм дөрес эшлиләр дә. Барысы да гадел булырга, жуликлар чиста суга чыгарылырга һәм һәркем үзе тотынган энергия өчен үзе түләргә тиеш, — диде моңа бәйле Рөстәм Хәмитов.