Безнең әтиебез Нурихан Миңнегали улы 1941 елның декабреннән 1944 елның октябренә кадәр фронт юлы үтеп, бер кулы һәм аягы каты яраланып, беренче группа инвалид хәлендә туган авылга әйләнеп кайтты. Сугышта күргән михнәтләре — якын дусларының күз алдында һәлак булуы, каты яралангач, яшь кенә шәфкать туташы яу яланыннан аны сөйрәп алып чыгуы һәм башкалар турында сөйләвен йотлыгып тыңлый идек. Ул хатирәләр һаман күңел түрендә саклана.
1921 елда туган Нурлыгаян исемле иң өлкән абыебызны 1941 елның сентябрендә сугышка алдылар. Төгәл бер елдан аның батырларча һәлак булуы турында хәбәр килде. Ул көнне әниебезнең сәкегә ятып: “Нигә ул явыз дошман минем баламның яшь гомерен өзде? Ул бит дөньяның бер рәхәтен дә күрергә өлгермәде. Хәзер улыкаемны күрә дә, тавышын ишетә дә алмам инде”, — дип сыктап елаганы әле дә күз алдымда.
Туган илебез, шулай ук Европаның байтак илләре халыкларын фашизм коллыгыннан коткарып калу өчен барган канлы сугышта минем абый кебек яшь гомерләре өзелгән егетләребез саны күп миллионнарга җитте.
1945 елның 9 май — Җиңү көнен безнең Рәтүш авылы халкы колхоз идарәсе бинасы алдында каршылады. Совинформбюроның мөһим белдерүе булачагын күп кешеләр алдан сизгәндер. Телефон үткәрү өчен утыртылган багана башына түгәрәк радио куелган. Бөтенсоюз радиосы дикторы Юрий Левитанның көчле һәм тәэсирле тавыш белән сөйләвен авылдашларым тын да алмый тыңлады. “Совет халкы дүрт елга якын алып барган Бөек Ватан сугышы фашистик Германиянең җиңелүе, гаскәрләренең тар-мар ителүе һәм тулысынча капитуляцияләнүе белән тәмамланды!” — дигән сүзләрне һәммәбез “Ура!” кычкырып, шатлыктан урыныбызда сикереп каршы алдык. Ә фронттан инвалид булып кайткан әтиебез Нурихан, аның дусты Госман Низамов, уң аягын югалткан Нургали Мөсәлимов, уң кулсыз Мәҗит Гәрәев, сул кулсыз Нигамәт Гыйндуллин башларын аска иеп, моңсуланып басып тордылар. Сугышта газиз балаларын, ирләрен югалткан апаларның күз яшьләре акты.
Бүгенге көндә дөньяда, бигрәк тә Көнбатыш Европа илләрендә, АКШта Совет халкының зур югалтулар, җимереклекләр, ачлык газаплары кичереп яулаган Җиңүнең әһәмиятен, күп илләр халыкларын фашизм коллыгыннан коткаруга керткән өлешен киметеп күрсәтергә маташалар. “Русия ул Җиңү белән нигә һәрвакыт мактана?” Югарыда телгә алынган илләр сәясмәннәре, пропагандистлары еш кына шундый сорау куялар.
Сугыш вакытында ачлык газапларын кичергән гади авыл малае, якыннары сугышта һәлак булу хәбәрен алган, авыр яраланып кайткан фронтовиклар белән очрашып сөйләшкән кеше буларак, бу мәкаләне Бөек Җиңүнең нинди газаплар, кайгылар аша килүен бер бәләкәй генә авыл һәм аның кешеләре мисалында күрсәтү теләге белән язам. Көнбатыш илләре галиҗәнапларының исенә шуны төшерәсем килә — Көнбатыш Европа илләренең күбесен, шул исәптән бөекләрдән саналган Францияне немец гаскәрләре 2-3 айда басып алды, ә Советлар Союзының Сталинград шәһәрен 4-5 ай буе барган канлы сугышта да үзенә буйсындыра алмады. Гитлерның “җиңелү белмәс” кораллы көчләренең күп өлеше биредә тулысынча тар-мар ителде. Сталинград, Смоленск, Минск кебек зур шәһәрләр, меңнәрчә поселоклар, авыллар тулысынча җимерелде, миллионнарча кешеләр үтерелде, әсирлеккә төшеп, фашист концлагерьларында тереләй яндырылды.
Башка сыймаслык оятсыз пропаганда алып барылу нәтиҗәсендә Икенче Бөтендөнья сугышында АКШ төп рольне уйнаган дигән фикергә байтак кына кешеләр ышана башлады. Совет халкының фашистларны тар-мар итүгә керткән өлешен киметеп күрсәтү “хорына” хәзер Украинаның югары хакимият вәкилләре дә кушылды. Күптән түгел Украина Югары Радасы коммунистларны немец фашистлары белән тиңләгән закон кабул иткән. Совет чоры символларын — СССР гербын, кызыл байракны, кызыл йолдызны, урак-чүкечне һәм башкаларны юк итәргә чакыралар. Яу кырында һәм тыныч хезмәттә алынган орден-медальләрне тагып йөрү катгый тыела. Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәтенең күренекле җитәкчеләре исемен йөртүче шәһәр, урам, мәйдан, завод һәм башкаларга икенче исем бирү таләбе куела.
Киевтагы югары власть кабул иткән законнар белән танышкач, Украинаны немец фашистларыннан азат итүдә милләтче Степан Бандера һәм аның иярченнәре генә хәлиткеч роль уйнаган дигән фикер туа. Ә украин милләтеннән булган коммунистлар — очучы, өч тапкыр Советлар Союзы Герое Иван Кожедуб, партизаннар отряды командиры, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Сидор Ковпак, башка каһарманнар, имеш, үз халкын коллыкка төшерергә тырышканнар, ягъни фашистлар белән бер рәттә торганнар.
СССР таркалгач, Украинада властька килүчеләр, аларга буйсынган мәгълүмат чаралары Русиягә дошманлык рухындагы сәясәт алып бара башладылар. Нәтиҗәдә, яшь буынның күп өлеше аны хакыйкать дип кабул итә.
Русиядә, Украинада, Балтыйк буенда һәм Көнбатыш Европаның күп кенә илләрендә Икенче Бөтендөнья сугышында фашизмны тар-мар итүдә Совет халкының, коммунистларның ролен киметү сәясәте алып баручы бәндәләргә шундый сораулар бирәсе килә: “Немец фашистлары әсирлеккә төшкәннәр арасыннан ни өчен иң элек коммунист һәм комиссарларны юк иткән?” “Сталинградны обороналауны оештырган генерал Чуйковның: “Коммунистларның бер генә өстенлеге бар, ул — яуга беренче булып күтәрелү”, — дигән сүзләрен, Мәскәүне саклаган алышта рота комиссары Василий Клочковның: “Чигенергә урын юк, чөнки артта — Мәскәү”, — дигән чакыру ташлап яугирләрне атакага күтәргәнен нигә хәтерегезгә төшермисез?”
Совет халкының Җиңү яулавының дөньякүләм әһәмиятен, аның хәлиткеч ролен Җиңү бәйрәмнәрен билгеләгәндә генә түгел, ә хәзерге һәм киләчәк буын вәкилләренә аңлатып, тарихи фактларны күрсәтеп, исләренә төшереп торырга кирәк. Чөнки кешелек тарихында, башка өлкәләрдәге кебек, барлыкка килгән бушлыкны ялганчылар бик тиз тулыландыра, үз мәнфәгатьләрендә файдалана. Моның безнең замандагы бер мисалы — Украинадагы хәлләр.
“Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк”, — дигән борынгы бер философ. Бу сүзләрне бервакытта да онытырга ярамый.
Зәки КАДИКОВ,
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.