Картәниемнең бердәнбер улы Баязит Фаяз улы Абдукаев Дүртөйледәге 1нче урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, Миңештегә кайткан көнне сугыш башлануын хәбәр итәләр. Унсигез яшьлек егетне Алкинога лейтенантлар әзерләү курсына җибәрәләр. Аралашу хат аша гына мөмкин була, әнкәем Фауза абыйсына көн саен диярлек хатлар яза. Баязит фронтка китә, артиллерия полкында взвод командиры булып хезмәт итә. Волхов фронтындагы алышларда катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Баязит Фаяз улы “Кызыл йолдыз”, I һәм II дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары, “Батырлык өчен”, “Сталинградны обороналаган өчен” медальләре белән бүләкләнә. 1944 елда Украина өчен барган сугышларда нибары 21 яшьтә һәлак була.
Кадыйр Абдукаевка биш баласын һәм йөрәк астында алтынчы сабыен йөрткән хатыны Әминәсен калдырып фронтка китүе бик җиңелдән булмагандыр. Ишле баланы хатыны берүзе ничек туйдырыр икән, дип кайгыргандыр... Сугышта ул дошманга каршы аяусыз көрәшә, кыю разведчик, взвод командиры була, ике тапкыр яралана, “Кызыл йолдыз” ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Туган якка исән-сау әйләнеп кайта. Башта колхоз рәисе урынбасары булып эшли, аннары, “Урал” колхозы рәисе вазыйфасында тырыш хезмәт үрнәге күрсәтә. Ул эшләгән дәвердә күмәк хуҗалык зур уңышлар яулый. Кадыйр Әүхәди улы 1955 елда СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә бара.
Үкенечкә каршы, сугыш яраларыннан, алынган контузиядән кинәт инсульт булып, эш вакытында басуда үлә.
Кәбир Абдукаевка яудан әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Сугышка киткәндә аның да 10 яшьлек улы Хәниф, Фәрия, Зәмфирә исемле кызлары һәм дүртенчегә бәби көткән тормыш иптәше Сәгыйдә озатып кала. Кәбир Абдукаев 1942 елда хәбәрсез югала. 1944 елда Сәгыйдә апа да кинәт вафат була. Дүрт бала тома ятим кала, туганнары, күрше-күлән аларны үз ярдәменнән ташламый: кемдер сөт кертә, кайсылары бәрәңге бирә. Ә кышын авылдагы гаиләләр аларны бүлешеп алып карый. Сугыш тәмамлангач, сабыйларны балалар йортына урнаштырырга дип район үзәгеннән килсәләр дә, ундүрт яшьлек абыйлары Хәниф Абдукаев:
— Бер туганымны да бирмим, үзем карыйм! — дип кырт кисә. Авыл халкы да аны яклап чыгыш ясый, шул рәвешле балаларның читкә таралуына юл куелмый.
Шул болганчык дәвердә язмыш Абдукаевлар нәселен чыдамлыкка аеруча сыный. Илдә яңа тормыш корган һәм күмәк хуҗалыкларга берләшкән елларда, әти-әниләре Әүхәди мулла белән хатыны Хөсниямалны, туганнары Зыя, Сафа, Зыяфәне йортларыннан куып чыгаралар, барлык мөлкәтләрен, җирләрен, мал-туарларын һәм умарталарын колхозга алып, Караидел урманнарына сөргенгә озаталар. Бу коточкыч вакыйга 1928 елда була, ярый әле өч бала исән кала: Кәңгеш авылы кешесе сал агызганда аларны үзе белән алып кайтып, Миңештедәге Фаяз Абдукаевка тапшыра. Ул сабыйларны яшертен рәвештә Уфа, Бөре шәһәрләренә укырга бирә, алар арытаба төрле һөнәрләргә ия була.
Зыя Абдукаев Уфадагы заводтан фронтка алына. Ул очучы-истребитель була. Япония белән сугыш барган вакытта чыгышы белән Борай районы Чалкак авылыннан булган фронтовик, кыю очучы Зөфәр Галәветдинов Зыяны очрата. Күкрәгендә орден, медальләр балкып торган егет татарча җыр көйләп басып торганда:
— Әллә син татармы? — дип сорый.
Алар сөйләшеп туймый, икесенә дә очыш игълан итәләр. Бу тәүге һәм соңгы очрашулары була. Зыя абый шул китүеннән кире әйләнеп кайтмый... Сугыш тәмамлангач, Зөфәр Галәветдинов картәнием янына килә һәм шул хакта бәян итә...
Һөнәри белем алганнан соң Сафа Абдукаев Ленинград шәһәре ягына эшкә киткән була. Фронттан картәниемә нибары ике хат сала. 1942 елда һәлак була. Кызганычка каршы, гаилә архивында Сафа абыем турында мәгълүматлар бик аз сакланган...
Зыяфә апа Уфада кичен медицина училищесында укып, көндезләрен дәваханәдә эшләп йөргән чорда сугыш башлана. Ул да Дүртөйледән илле кыз исәбендә, шәфкать туташы буларак, үз теләге белән фронтка китә. Бик күп орден, медальләр белән бүләкләнгән гаярь кыз Берлинга кадәр барып җиткән һәм Рейхстагка Кызыл байрак кадаганнарын үз күзләре белән күргән.
— Ул вакытта елауны бөтенләй оныткан идем инде, ә менә бу тетрәндергеч күренешнең шаһиты булганда, сөенечтән күз яшьләрен түгеп еладым, — дип сөйләгән иде ул бер очрашуда.
Хәниф Кәбир улы Абдукаев укуда да, эштә дә алдынгы була, туганнарына белем алырга ярдәм итеп, зур тормыш юлына чыгара. Ул армия хезмәтен намуслы үтә, партия мәктәбендә укый, колхозда парторг булып эшли, Башкортстан авыл хуҗа-лыгы институтында читтән торып белем ала, кыскасы, актив тормыш алып барган, үрнәк алырдай, соклангыч кеше була.
Кызганычка каршы, Хәниф абый — соңгы Абдукаев — кырык яшен тутырып, каты авырудан якты дөнья белән мәңгелеккә хушлаша. Аның улы да үле туган була. Шулай итеп, аларның нәсел җебе бөтенләй өзелә. Хәзер Абдукаев фамилиясен йөртүче ир-егетләр юк ул нәселдә.
Каһәрле сугыш асыл ир-егетләрне кыйратмаса, ачлык, ялангачлыкта үскән сабыйлар шул сугыш афәтенең авыр михнәтләрен күрмәсә, яшәр иде әле ул данлы Абдукаевлар нәселенең күренекле вәкилләре. Алар арасыннан Зыя белән Сафа утыз яшьләрендә, Баязит егерме бер яшендә, гаилә дә кора алмый, һәлак булдылар.
Венера КАРАМОВА,
пенсиядәге укытучы, хезмәт ветераны.