Башкортстанда 9 холык төзәтү колониясе, 2 колония-поселение, 5 тикшерү изоляторы, балигъ булмаганнарны тәрбияләү колониясе бар. Төбәк колонияләрендә 14 мең хөкем ителүче, ә тикшерү изоляторларында өч меңнән артык кеше тотыла. Республика территориясендә эчке эшләр органнарының 44 вакытлыча тоту изоляторы да эшләп килә. Ел саен аларда 28-30 мең шикле һәм гаепләнүче кеше тотыла.
Рим Фидай улының журналистлар белән чираттагы очрашуында тоткыннар хокукы бозылу темасы күтәрелде. Ул соңгы елда алардан килгән шикаятьләр саны кимүен билгеләде.
— Тоткыннар еш кына закон бозылуга, үзләренә дөрес хөкем чыгармауларына зарлана. Ләкин суд аларның гаебен дәлилләгән икән, без берни дә үзгәртә алмыйбыз. Хөкем ителүчеләрне иреккә чыкканнан соң эшкә урнашу, пенсия алу проблемалары да борчый. Ә менә холык төзәтү учреждениеләрендәге шартларга зарланган шикаять-ләр булмады, — ди Рим Фидай улы.
Барлык гаризалар тикшерелгәннән соң министрлыклар һәм ведомстволарга, Тикшерү комитетына, прокуратурага җибәрелә һәм Вәкил аппараты контролендә тотыла. Мөрәҗәгатьләрнең кимүен омбудсмен хөкем ителүчеләр саны кимү һәм тикшерү изоляторлары һәм колонияләр хезмәткәрләре үткәргән тәрбияви эш нәтиҗәсе белән аңлата. “Махсус учреждениеләр хәзер ул кадәр ябык түгел, иҗтимагый комиссияләр эшли. Анда даими рәвештә хокук яклаучылар була”, — ди ул.
Иректән мәхрүм ителү урыннарында мәшгульлек проблемасы һаман да кискен булып кала. Әле тоткыннарның 32 проценты гына эшле. Моның сәбәпләре арасында Вәкил аларның һөнәре булмау, җитештергән товарны сату проблемаларын атады. Эшләгән кешенең хезмәт хакыннан тукландыру, киендерү өчен акча тотып калалар, эшләми икән, бу дәүләт җилкәсенә төшә .
— Ә иреккә чыгучыларның эшсезлеге үзе бер бәла. Җинаятьләрнең 30 проценты 3-4 ай эчендә эшкә урнаша алмаган элекке тоткыннар өлешенә туры килә. Аларны, бигрәк тә авыр җинаять өчен озак утыручыларны, өйләрендә дә көтеп тормыйлар. Кайберләре бомжлар сафын тулыландыра. Андыйлар өчен тернәкләндерү үзәкләре төзергә кирәк. Шунда медицина ярдәме дә күрсәтелсен иде. Тоткыннар арасында сәламәт кеше сирәк, — диде Вәкил.
Чыннан да, быел гына иректән мәхрүм итү урыннарында 125 кешедә тәүге тапкыр туберкулез чире табылган. ВИЧ-инфекциялеләрнең саны меңгә якын, шуларның 700е быел ачыкланган. Ә менә авыр чирлеләрне төрмәдән чыгару үзе бер бәла. Алар туганнарына кирәкми, үзләре генә яши алмый, яшәр урыннары да юк. Менә шундыйларга хоспислар ачуны хуп күрә Вәкил.
Рим Фидай улы май-июнь айларында республика колонияләрендә булган болганышларга да тукталды. 10 майда 2нче холык төзәтү колониясендә 800ләп тоткын баш күтәргән иде. Бу уңайдан Вәкил 200ләп шикаять кабул иткән. Әлеге факт буенча ике җинаять эше кузгатылган. Вәкил сүзләренә караганда, конфликт хөкем ителүчеләр арасында чыга: бер төркем икенчесен кыйный. “Хәл катлаулы булса да, махсус көчләр чакырмыйча, фетнәне баса алдык. Мин андый катгый чаралар яклы түгел”, — диде Вәкил. Шушындый хәлләр булгалап тора. Әйтик, быел Мәләвездәге колониядә тоткыннар ачлык игълан иткән иде. Протестлары да үзенчәлекле: шунда пешерелгән азыктан гына баш тарталар, ләкин территориядә урнашкан кибеттән алып тукланалар.
— Әлбәттә, мондый учреждениеләрдә очраклы эләгүчеләр дә, ата бандитлар да тотыла. Күпләр чит төбәкләрдән, Ерак Көнчыгыштан ук китерелгән, туганнары килми, социаль бәйләнешләр өзелгән. Бу аларны тагын да ярсыта һәм аларны төрле тәртипсезлекләргә котырта. Конфликт булган учреждениеләрдә ай саен булам, сораулар күп, алар әкренләп хәл ителә,— диде Рим Каюмов.