Быелгы җәй велосипедчылар өчен аеруча хәвефле булды. ЮХХДИ китергән юл-транспорт фаҗигаләре статистикасына күз салсаң, чәчләр үрә тора. 11 июньдә Уфаның Вологда урамында ВАЗ-2114 автомобиле велосипедчы өстенә менә; шул ук көнне Салават шәһәрендә “Opel Vectra” велосипедтагы 14 яшьлек яшүсмерне таптый. 17 июньдә Бөрҗән районының Иске Собхангул авылында “Fiat Albea” велосипедчыны таптап үтерә. 28 июньдә Авыргазы районының Сәмән авылында “Kia Spectra” автомобиле янә бер велосипедчының гомерен өзә. 16 июльдә Уфаның Революцион һәм Ленин урамнары киселешендә “НефАЗ” автобусы борылыш ясаганда, юл аша чыгып баручы велосипедчы өстенә менә. 4 августта “ГАЗ-Луидор” микроавтобусы юлны тиешсез урында кисәргә маташучы тугыз яшьлек малайны таптый. 5 августта “Chery A13” автомобиле Беренче май урамында руль артына 13 яшьлек бала утырган велосипед белән бәрелешә. Шул ук көнне башкаланың “Планета” сәүдә-күңел ачу үзәге территориясеннән чыгып барган “Reno Logan” автомобиле велосипед өстенә менә. Каза күрүче тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатыла. Кызганычка каршы, бу күңелсез статистика үскәннән-үсә бара.
Китерелгән мәгълүматлардан гына ике тәгәрмәчле транспорт хуҗаларының гаебен ачыклау авыр. Ләкин бу статистикада гаеп ачыктан-ачык велосипедчыларда булган очраклар да шактый. Мәсәлән, июнь аенда Уфада тротуардан атлаган җәяүлене велосипед юлы буенча җилдерүченең бәрдереп качуы турында барча Интернет мәгълүмат чаралары шаулады. Ә 5 майда Зеленоград шәһәрендә Башкортстаннан килгән велосипедчы светофорның яшел утына юл аша чыгып барган җәяүлене таптый. Димәк, һәр фаҗиганең сәбәбен автомобильчеләргә генә кайтарып калдыру дөрес булмас. Гаеп атта да, тәртәдә дә, дигәндәй.