– Үзеңнең сәламәтлегеңә зарланып, мескенләнеп утырырга ярамый. Кызгану хисеннән дә начары юк. Ир-егеткә бигрәк тә үз-үзеңне кызганып, яшь түгеп утыру килешми. Сүз дә юк, өйрәнелгән мохит, туган нигез, гаилә сагындыра. Мин дә башта якыннарымны сагынып, кайтасым килеп, еш кына балавыз сыгып ала идем. Әмма тора-бара өйрәндем. Әгәр дә яхшы якка үзгәрәсең килсә, ни белән дә булса шөгыльләнергә кирәк. Мин дзюдо белән шөгыльләнә башладым. Спорт көчне генә түгел, үз-үзеңә ышанычыңны да арттыра, – ди Андрей.
Аңа бүген 15 яшь. Сигез яшеннән ул тренировкаларга йөри, үз өстендә күп эшли. Әлбәттә, нәтиҗәләр дә бар. 11 яшендә ул республикада дзюдо буенча беренче урынны яулый, шуннан соң икенче-өченче урыннар алганы бик сирәк, һәр ярышта диярлек җиңүче исеменә лаек була. Күптән түгел Йошкар-Олада күрү сәләте буенча инвалидлар арасында Русия беренчелегенә ярышлар үтте. Анда да үз авырлыгында (42 килограммга кадәр) Андрей беренче урын яулады. Озакламый – тагы ярышларга барачак.
– Инвалид балаларның тормышы үзенчәлекле, дәвалануны калдырып торып булмый, әмма ничек тә чирең турында уйлап йөрүдән туктарга, үзеңә бер шөгыль табарга кирәк, ул соры көннәрне бизи, тормышка мәгънә бирә, – ди егет.
Әле ул туган авылы Арланда, җәйге каникулларга аларны туган йортларына кайтаралар. “Авылда елга бар, су керәбез, футбол уйныйбыз, хуҗалыкта булышам”, – ди Андрей. Әйткәндәй, үсмернең кече туганы Никита да абыйсы белән интернатта укый, яши. Ул да, өлкән туганына ияреп, дзюдо белән шөгыльләнә башлаган, тренерлары аңа да зур өметләр баглый.
– Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялын оештыруда нинди җитешсезлекләр бар? – дип сорадым мин хушлашканда Андрейдан.
– Бернинди дә. Алар лагерьларда, ял йортларында, реабилитация үзәкләрендә сәламәт балаларга караганда күбрәк тә була. Шәхсән мин үсмерләр үзләрен кулланучылар итеп кенә тоймасын, миңа бөтен нәрсә дә тиеш, дип үсмәсен, аларның аңы зарарланмасын, дип хафаланам. Балаларны сез инвалид дип үстерергә ярамый, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында тормышта үз юлын тапканнар, башкаларга үрнәк булып торучылар бик күп, – ди Андрей. Ул яшенә карата бик җитди егет. Киләчәктә тренер булырга хыяллана. “Башта медицина белеме алачакмын”, ди ул.
– Инвалид балалар ел әйләнәсенә бездә реабилитация үтә. Безнең, Нефтекама реабилитация үзәге ел саен якынча мең баланы хезмәтләндерә. Дүртөйледән – 350, Агыйдел шәһәреннән – 40-45, Краснокамадан – 100, Нефтекамадан 430 бала социаль хезмәтләндерүгә мохтаҗ. Алар елына ике тапкыр бездә дәвалана. Яшь буынның сәламәтлеге бик мөһим, сәламәтлеге чикләнгән балага вакытында тиешле ярдәм күрсәтү, аңа социаль адаптация бирүнең мөһимлеген аңлатып тору да кирәкмидер. Без аларның җәйләре генә түгел, кышлары, язлары да матур булсын, дип тырышабыз, – ди реабилитация үзәге директоры Зилә Гәрәева.