+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 август 2015, 23:07

Балаң мәктәпкә әзерме?

Моның өчен ким дигәндә 10-15 мең сум таләп ителә.Алтын көзнең тәүге көненә аяк басарга санаулы көннәр калды. Әлеге вакытта ата-аналарның баласын мәктәпкә әзерләүнең иң кызган мәле. Бу җәһәттән, мәктәп ярминкәләренең кайберләре җәй уртасыннан эшли башлады. Шуңа бәйле хәстәрлекле әти-әниләр июль­дә үк кирәк-ярак алуның хәстәрен күрде дә инде. Әлбәттә, эш акча янчыгы калынлыгында. Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә? Моны ачыклау максатында мәктәп кирәк-яраклары сатылучы кайсыбер сәүдә нокталарында булдым.

Башлап башкаладагы киң билгеле гипермаркетларга кердем. Чөнки анда белем бирү һәм сәләт үстерү учреж­дениеләре таләп иткән канцелярия кирәк-яраклары бәясе кибетләргә караганда арзанрак була. Быел да бу традиция сакланган. Пластилиннар, буяулар, альбомнар, тышында билгеле мультфильм геройлары төшерелгән алмаш аяк кием капчыклары, тышлыкларга хаклар түбәнрәк. Ләкин портфельләрнең хакы кыйм­мәт. 2500 сумнан да түбән хакка юк. Ә менә дәфтәр-ручка хаклары былтыргыдан кыймм­әтрәк. Болар исә мәктәп өчен мөһим атрибутларның кечкенә өлеше, аннан тыш күпме әйбер кирәк әле?! Базарда әйберләр очсызрактыр дип, анда юл тоттым.
Сатып алучыларның әйбер сайлавыннан базар гөрли. Сәүдә нокталарында кием-салымның ниндие генә юк, канцелярия кирәк-яракларын иркенләп сайларга була, хаклары да төрлечә. Кыскасы, бер урында киенеп тә, барлык кирәк әйберне алып чыгарга да була. Игътибарны ерактан ук җәлеп иткәне — мәктәп формасы. Хаклар белән кызыксынам. 1нче сыйныфка баручы малайлар өчен форма (чалбар, пинжәк, жилет, күлмәк галстук) — 3650 сум, кызлар өчен (итәк, пинжәк, бант, блузкасы) — 2320 сум. Ак алъяпкычлар, блузка, бант, оекларны кызлы әниләр сайлый. Ак һәм кара алъяпкычлар 500 сумнан — 1100 сумга кадәр тора, бантлар 100 сумнан алып, ак колготкилар 190 сумнан башлана, моңа төрле фасондагы якалар кушыла. Алар 400 сум тора. Кайбер мәктәпләрдә ак блузка белән кара итәк, шулай ук классик кара чалбар кияргә рөхсәт ителә. Блузканың гадирәге 900 сум, чәчәкләр өстәп тегелгәне 1200 сумга баса. Кыскасы, акчаңа карап төрлесен алырга була.
Чираттагы тукталыш — башкаладагы киң билгеле сәүдә үзәгендәге мәктәп ярминкәсе булды. Билгеле, сыйфатлы товарлар сатыла монда, халыкча әйткәндә “фабричный киемнәр”. Хаклары төрлечә, ләкин үзе­бездә җитештерелгәннәр, шуңа күп­челек әти-әниләр елның-елында шунда килә. Чишмә районыннан килгән Рәзилә Гыймранова белән сөйләшәбез. Кызы Ирина 6нчы сыйныфка бара. 1400 сумга мәктәп формасы, 650 сумга алъяпкыч, 1200 сумга — блузка, 1100 сумга — чалбар, 1100 сумга — итәк, 1400 сумга — жакет, 1500 сумга ранец алды ул.
Читайте нас: