+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 август 2015, 22:16

Максат куркыту түгел, тәртип булдыру!

Транспорт законнарын бозучыларны зур штрафлар һәм санкцияләр көтә.— Юлларыбызда тәртип булдыру үзебездән тора. Әлбәттә, бу җиңел эш түгел, тик безгә бердәм булырга һәм бик тырышырга кирәк, — диде 18 августта Транспорт өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә узган киңәшмәдә ведомство начальнигы Сергей Мережко.

Сөйләшүдә авыр, олы габаритлы, хәвефле йөкләр ташу белән шөгыль­ләнүче республика оешма һәм пред­приятиеләре, “Самара — Уфа — Чиләбе” автомобиль юлы идарәсе, Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча ЮХХДИ вәкилләре катнашты. Алар агымдагы елның 13 июлендә көченә кергән, Русиядәге автомобиль юлларына һәм юл хәрәкәтенә кагылган, бу юллардан олы габаритлы, хәвефле йөкләрне ташу тәртибен билгеләгән 248-ФЗ санлы федераль закондагы яңалыклар белән танышты.
Яңа законга ярашлы, тәртип бозган өчен җаваплылык водительгә генә түгел, ә йөкне юлга озатучы иңенә дә төшә. Йөк ташу тәртибен бозучы водительне 4-6 айга транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерергә мөмкиннәр. Юридик берәмлекләргә карата штрафлар күләме исә ярты миллион сумга кадәр үскән.
Закондагы үзгәрешләр йөк ташучыларга катгый таләпләр куя. Йөкнең ничек төялеше, зурлыгы, авырлыгы җитди күзәтүгә алына, документлар идеаль тәртиптә булырга тиеш. Киңәшмәдә кайбер намуссыз води­тельләрнең ялган документлар белән юлга чыгуы, йөкнең үлчәү пунктларын читләтеп үтүе, рөхсәт кәгазе урынына тикшерүчегә ришвәт тәкъдим итү очраклары турында да сүз булды.
— Бу очраклар барысы да ачыклана, — диде Сергей Николаевич. — Һәр инспекторның эшен, аның һәрбер әйткән сүзен он-лайн режимда видеокамера аша күзәтә алабыз. Әлеге чара юлларда коррупцияне чикләү өчен эшләнә. Аннары, мәзәк хәлләр дә килеп чыга. Күп водительләр рөхсәт кәгазе алмас өчен, аның хакыннан өч тапкыр артык суммага ришвәт бирә. Нигә рөхсәт кәгазе генә алмаска инде?
Кайбер водительләр инспектор таләбе буенча туктамый. Аларны куып тотарга туры килә. Һәм качучыларның 90 процентының документлары да, йөк авырлыгы да тәртиптә булуы ачык­лана...
Яңа законда йөк авырлыгына таләпләр җитди. Ә бит күп пред­приятиеләрдә тиешле авырлык үлчәү җиһазлары җитешми.
— Бу да проблема түгел! — ди киңәшмәдә катнашучы Башкортстан буенча йөк авырлыгын контрольдә тоту хезмәте җитәкчесе Тимофей Азаров. — Теләсә кайсы предприятиенең машинасын бушлай үлчибез, килегез генә! Законда ниләр аңлашылмый, аерым актлар үтәлешендә нинди авырлыклар туа — һәркайсы буенча киңәш бирергә, ярдәм итәргә әзербез.
Киңәшмәдә катнашучыларны хә­вефле йөк ташучыларга юлда туктап ял итү урыннары җитешмәү, комбайн кебек авыр транспорт чараларын йөртүгә махсус рөхсәт кәгазе алу тәртибе, маршрутның бер өлеше федераль юл аша үткәндә рөхсәтне республикадан гына алу кебек мәсьәләләр борчыды.
Юлларда закон бозучыларның 23 проценты республика водительләре.
— Күпчелекне транзит транспорт водительләре тәшкил итә, — ди Сергей Николаевич. — Карбызлар, тагын башка төр товар ташыйлар. Әмма беркемнең дә закон бозарга хакы юк. Бервакыт ил чигеннән Башкортстанга кадәр килеп җиткән транспортны туктаттык. Аның авырлыгын үлчәргә хәтта үлчәү табып булмады. Ә безгә килеп җиткәнче аны беркем дә туктатмаган...
Утырышта катнашучылар йөк авырлыгына булган таләпләрне бозу уен эш түгеллеген аерым мисаллар белән дәлилләде. Әйтик, Баймак районында авыл кешеләре акча җыеп, яхшы юл салдырган. Бу юлдан рөхсәтсез зур авырлыктагы кран узган. Халык тырышлыгы белән булдырылган юл берничә минут эчендә сафтан чыккан...
— Максатыбыз — водительләрне штрафлар белән куркыту түгел. Тәртип булдыру, хезмәттәшлеккә, законнан тайпылмыйча эшләргә чакыру! — диде киңәшмәне оештыручылар.
Читайте нас: