— Әллә нинди кешеләр килде дә, улың кредитка акча алган, түлә, диләр. Акча юк, кемнән алып торыйм, дип үрсәләнәм... Сыерың бармы, диләр. Бар, димен. Көтү кайтканны көтеп тордылар. Мин эскәмиядә утыра идем, и малкай кайтасың, берни белмисең бит син, дип үкереп еладым...— ди бичара хатын.
Шулай алып китәләр малкайны. Сөт-каймак урынына бер кочак кәгазь белән утырып кала Альмира Нурмөхәммәтова. Баксаң, аның улы кайчандыр 10 мең сумга телефон сатып алган булган икән. Хәзер аның бурычы пенялары белән бергә 27 мең сум тәшкил итә.
Кисәтеп, хатлар җибәреп тә бурычын түләттерә алмагач, “Русский стандарт” банкы аны кайтару хокукын коллекторларга саткан. Ә алары шушы бурыч өчен сыерны алып киткән. Буаз сыер бозауларга тиеш булган. Аның бәясе 30-40 мең сум тора. Альмира ханым әлегә кадәр малның бурычны каплау-капламавын белә алмый. Коллекторлар расписка калдырган калдыруын, 27 мең сумны сыер тулысынча капларга тиеш. Распискада сыер Илдус Нурмөхәммәтовның бурычын каплау өчен тартып алына, диелгән. Бурычны каплау турында белешмәне коллекторлар август ахырында китерергә вәгъдә итә. Инвалид кызын караган ана шулай итеп туендыручысыз калган. Кайбер мәгълүматлар буенча, шушы хәлләрдән соң аны йөрәк өянәге тоткан.
— Илдуска 23 яшь, ул башка районда яши. Бурычларын каплау өчен мин аңа башта — 33, аннары 10 мең сум бирдем, аннары 6 мең сум өстәдем. Шушылар өчен пайны саттым. Хәзер минем саламым да, ашлыгым да юк, аны пай өчен генә бирәләр, — ди бу хәлләрдән гаҗиз булган ана.
Бу хәл турында Башкортстанның финанс омбудсмены Валерий Шәриповка да хәбәр барып иреште.
— Ничек кенә булса да, беркем дә әлеге анадан сыерын тартып алырга тиеш түгел. Ә коллекторларда мондый хокук бөтенләй юк. Закон буенча милеккә арестны суд приставлары гына сала ала һәм кулларында башкарма кәгазь булганда гына, — ди ул.
Алар белән ничек сөйләшергә кирәклеген шәһәр кешесе аңлаган да соң, ә менә авыл халкы әле үз хокукларын белеп бетерми. Формадагы кешене күрү белән аларның коты оча, бөтен акчасын, милкен чыгарып салырга әзер, төрмәгә генә алып китмәсеннәр.
Мондый хәлләр, коллекторларның башбаштаклык кылулары турында еш ишетәбез. Эшләренең бер алымы — бурычлыга аның якыннары аша психологик басым ясау. Шуңа да коллекторлар белән очрашкан кеше алар белән сөйләшкән һәр сүзне диктофонга яздырырга тиеш, бигрәк тә кимсетә, яный башласалар. Бу хезмәт кешеләре йортларга сирәк килә, килсәләр дә, анда керергә хокуклары юк. Уфада һәм башка зур шәһәрләрдә мондый хәлләр күзәтелми, ә менә ерак авылларда, халыкның юридик яктан наданлыгыннан файдаланып, коллекторлар менә шундый адымнарга бара.
Законга ярашлы, һәр кеше бурычлары буенча үз милке белән генә исәпләшә ала. Димәк, коллекторлар улының бурычы өчен әнисенең сыерын алып китәргә тиеш түгел.
Республиканың Бурычлар җыю агентлыгында сыер тартып алу фактыннан башта баш тарттылар. Аннары сыер сатылачак һәм бурыч капланачак, диделәр. Ә менә ни өчен бурычлының милке түгел, ә аның әнисенеке алынганына җавап бирүче юк.
Әле бу очрак белән хокук сакчылары шөгыльләнә. Коллекторларның бу кылыгына хокукый бәя бирелер, дигән ышанычта калабыз.