—“Уйнарга” дигән сүзне җенем сөйми. Кәрт уйнарга мөмкин, шашка... Ә сәхнәдә яшәргә кирәк”, — дигән бөек Раневская.
— Хак сүзләр. Театр шундыйларны гына үзендә яшәтә дә. Өченче дистәмне тутырып, дүртенчегә чыкканда, “Малыш и Карлсон” әкиятендә 7 яшьлек малай ролен бирделәр. Шулкадәр әсәрнең эченә кереп китеп уйнаганмын, хәтта башыма декорация төшеп, битемне канатканымны да сизмәгәнмен. Бервакыт тамаша залыннан: “Папа, папа, смотри, у него кровь!” дигәнне ишетәм. Шуннан гына күлмәгем канга буялганын күрдем. Әнием ролен Дамира Сәетова башкарды, ул мине кызганып елый башлады. Ә мин никадәр җитди җәрәхәт алганлыгымны спектакль беткәч кенә аңладым.
— Беренче ролеңне хәтерлисеңме?
—Гадәттә, булачак актер карьерасын массовка – күмәк сәхнәләрдән башлый. Белмим, ничек алай туры килгәндер, минем тәүге ролем төп роль булды. Ни сәбәпле төп роль бирелгәнен аңлатыр өчен, мөгаен, укырга керү, студент елларына әйләнеп кайтырга кирәктер.
Октябрьскийда музыка училищесын тәмамлагач, Казанга укырга китү теләге көчле булды. Әтиемнең машинасында Казанга җыенабыз. Тик әтием аягын авырттырып, машина руле артына утыра алмады, шул килеш ул елны бара алмый калдык.
Үз көчем белән укырга керә алуыма икеләндем, әнинең туган ягыннан юллама алырга булдык. Тик моның өчен башта Чакмагыш районында эшләргә кирәк иде. Башта бию, ә аннары вокал буенча укытучы булдым. Бервакыт “Нур” театрыннан вәкилләр килеп төште. Алар Казанга укырга җибәрергә төркем җыя иде. Район мәдәният йорты директоры мине тәкъдим иткән. Мин биеп-җырлап күрсәттем, ошаттылар, башкалабызга сайлап алу турына чакырып киттеләр. Уфада миңа уңыш елмайды. Алда ни көтәсен белми, Казанны булса да күреп кайтырмын дип, күрше республикага юл тоттым.
Анда баргач, театр бүлегенә дә керәсем килә, вокалга да. Актерлык буенча имтиханны биреп чыктым да, инде алмаслар дип, коридордан боегып китеп барам. Каршымда Салават абый Фәтхетдинов пәйда булды. Без аның белән инде таныш идек: аны — Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесында, мине Октябрьскийда бер укытучы укытты. “Иң яхшысы актерлыкка бар, җырларга анда да өйрәтерләр”, — дип, үгет-нәсыйхәтен бирде. Г. Камал театрының директоры, кызганычка каршы, бүген мәрхүм, Шамил Зиннур улы да безнең янга килеп, Салават абый белән исәнләште, бу кызны укырга алачакбыз, дип тә әйтте. Беренче имтиханнан соң ук укырга алулары хакында белү мине күкнең җиденче катына күтәрде.
Тик барыбер җыр миңа тынгылык бирмәде. Икенче курста Г. Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: “Гөлназ, актер поезд кебек ике рельстан йөрми, берсен генә сайларга кирәк”, — диде дә, “Арзы кыз” спектаклендә төп рольне бирде. Уңышлы спектакль булды ул. Әмма җырлаучы башка яшь актриса булмагангамы, минем уку тәмамланып, Уфага кайтып киткәч, спектакль дә театр репертуарыннан төшеп калды.
— Талантлы актрисаның йөрәген кем яулады икән?
— Мин әлегә кияүдә түгел. Күрәсең, язмышым шушы булгандыр. Үз вакытын да ычкындырганмындыр... Мин — карьерист кеше. Ни өчендер беренче урынга һәрвакыт хезмәт баскычы буенча күтәрелүне куйдым.
— Әгәр дә бар яклап булган, уңган егет, бүген килеп, сиңа: “Бул минеке!” дисә, син?
— Андые бармы икән соң?! Еллар үтә-үтә, мәхәббәткә карашым тулысынча үзгәрде. Яшьләр кавыша да шундук аерылыша — шунысы күңелсез. Туйларда алып баручы буларак еш эшләргә туры килә. Яшьләргә карыйм да: “Боларны чынлап та мәхәббәт кавыштырганмы?” дигән уйга калам... Безнең әти-әниләр заманындагы мөнәсәбәтләрне, шундый көчле мәхәббәтне хәзер очратып буламы икән?
— Ә син үзеңне бәхетле кеше дип саныйсыңмы?
— Әлбәттә! Әти-әнисе исән-сау булган кайсы бала үзен бәхетле дип санамый икән?!
— Театр тормышына әйләнеп кайтыйк. Яраткан ролең?
— Авыр сорау. Тамашачылар да еш сорый. Үзең аша үткәреп уйнагач, һәркайсы да кадерле. Шундый кадерле рольләрнең берсе — ул “Ирекле күбәләкләр”дәге Джил. Авыр роль, киртәләр үтеп башкарырга туры килде.
— Театрдан китү уе булмадымы?
— Әлеге дә баягы, акчага алданып, андый уйлар туды. Кызганычка каршы, актер эшен матди яктан югары бәяләмиләр. Иң мөһиме — күңел төшенкелегенә бирелми эшләргә һәм эшләргә! Беррәттән эстрадада эшләү ярдәмгә килә. Башка эшкә дә чакырганнар иде, бу тәкъдим белән дөресен генә әйткәндә “яндым”. Ә аннары, артка борылып карадым, хезмәт урынымда ничек тырышып эшләгәнемә нәтиҗә ясадым. Бүгенге көндә театрда уйнаган 7 ролем дә төп, ничек “Нур”дан китим инде?!
— Билгеле, һәр көнең эш мәшәкатьләре белән туп-тулы. Шулай да бераз буш вакытың барлыкка килсә, аны нәрсәгә сарыф итәсең?
— Шигырьләр укырга яратам. Еш ятлыйм, төрле мәдәни чараларда, банкетларда сөйлим. Әнгам Атнабайның иҗаты күңелемә аеруча якын. Аны бертуктаусыз укый алам.
“Кеше дигәннәрең
кызык бит ул,
Гомер язы үтә, көз теләп.
Ашыгабыз мыек үстерергә,
Зур буласы килә тизрәк...” — шундый фәлсәфи шигырьләрне һәр җырга, һәр җырчыга бәйләп китеп сөйләргә була. Аеруча тальян турындагы шигыре ошый. Аны сөйләгәндә әби-бабам күз алдыма килә.
— Гөлназ, җанлы әңгәмә өчен рәхмәт! Күзләреңдә һәрчак шундый бәхет очкыны балкысын, матур рольләр һәм зурдан-зур уңышлар сиңа!