Башкортстан балын дөньякүләм киңрәк таныту зарур!
Умартачыларның халыкара федерациясе ассоциациясе президенты Жиль Ратиа шундый фикердә.Умартачылык үсеше, бал җитештерү буенча илдә генә түгел, дөньяда да Башкортстанга тиңнәр юк. Бездә куәтләрне арттырудан тыш, продукциянең сыйфатын яхшыртуга, тармакны борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә дә игътибар зур. Кичә “Акбузат” ипподромында үткән “Заман умартачылыгы: фән, гамәли эш һәм инновацияләр” темасына түгәрәк өстәл һәм фәнни-гамәли конференция дә шушы максатка хезмәт итә. Аның эшендә республика галимнәреннән тыш, ил төбәкләреннән, чит илләрдән дә кунаклар катнашуы да күп нәрсә турында сөйли. Алар шунда ук оештырылган ярминкәдә тәкъдим ителгән балдан җитештерелгән 200дән артык продукция белән таныша алды.