+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2015, 21:40

Алар безне сакласын, без аларны яклыйк

“Полиция турында” Законга кертеләсе төзәтмәләр хокук сакчыларының вәкаләтләрен арттыруны күздә тота.Республиканың Иҗтимагый палатасы “Полиция турында” Федераль законга кертергә тәкъдим ителгән берничә үзгәрешне хуплады. Тыңлауларда Башкортстанның Кеше хокуклары буенча вәкиле Рим Каюмов, республика буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, министрлыкның хокукый бүлеге вәкилләре, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, хокук саклау органнары ветераннары, экспертлар катнашты.

Иҗтимагый палатаның законнар, гражданнарның хокукларын, сүз иреген яклау һәм коммерциядән тыш оешмалар белән үзара бәйләнеш комиссиясе рәисе Дмитрий Казанцев аңлатуынча, Башкортстан — әлеге мәсьәлә буенча алдан укулар үткәрергә әзер булуы турында белдергән беренче төбәк. Бу гражданнар иминлегенә юнәлтелгән документның мөһимлеген аңлау белән бәйле.
— Закон проекты, бер яктан, хокук сакчыларының вәкаләтләрен киңәйтсә, икенче яктан, законлы мәнфәгатьләрен яклауда гражданнарның үзләренең мөмкинлекләрен арттыра, — ди Дмитрий Казанцев.
Шушыңа җентеклерәк тукталыйк. Әле законда тыныч халыкның гомеренә куркыныч янаса, полицейский корал куллана алмый иде. Бу норма искерде, дип исәпли кайбер депутатлар һәм ул төзәтеләчәк. Законга кертеләсе төзәтмәләр ябып тотылучыларны (заложникларны) азат итү, терактны булдырмау яисә мөһим объектларга һәм дәүләт учреждениеләренә кораллы һөҗүмне кайтару өчен кирәк булса, яисә җинаятьченең полицейскийларга карата ут ачарга җыенуына шик туу белән хокук сакчыларына халык күпләп йөргән урыннарда да беренче булып кисәтүсез ут ачарга рөхсәт итә. АКШта, әйтик, нормалар катгый — анда чикләүләр юк, полицейский аз гына шик туса да ата ала. Ә бездә моның өчен нигез кирәк. Чөнки аннары тикшерү үткәреләчәк, хезмәткәрнең коралны нигезсез куллануы ачыкланса, җәза биреләчәк, кайбер очракта җинаять җәзасы. Шуңа күрә безнең илдә хокук сакчылары гомерләренә куркыныч янаса да, закон бозудан куркып, табель коралын кулланмый һәм еш кына үзләре корбан була.
Читайте нас: