+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2015, 21:35

“Кушнаренконың виноград тәлгәше”

2013 елдан башлап үткәрелүче шушы исемдәге бәйрәм елдан-ел киңрәк таныла.Бүген Кушнаренко авылында “Кушнаренконың виноград тәлгәше” бәйрәме үтә. Кунакларны Кушнаренко җиләк-җимеш һәм виноград селекциясе үзәге көтә. Биредә виноград селекциясе тарихы белән танышырга, татлы җимешләрдән авыз итәргә мөмкин булачак. 2013 елдан башлап үткәрелүче бәйрәмнең программасы гаять бай, монда виноград кына түгел, ә Башкортстанда үстерелүче барлык җиләк-җимеш культуралары күргәзмәсе оештырыла.

Әгәр тарихка күз салсак, Урал төбәгендә бакча­чылык белән шөгыльләнү XVI гасырда башлана. Моңа кадәр урындагы халык җиләк-җимеш үстер­мәгән, ә кыргый үсемлекләрнең җимешләрен азык буларак кулланган, дип исәпли белгечләр. Үзәк Русия, Украина һәм Идел буеннан халыклар күпләп күчеп килгәч, бакча культураларын үстерү башлана. Ләкин җылы төбәкләрдән алып килеп утыртылган үсентеләр үсеп китә алмый, безнең табигать шартларында салкыннан туңа. Безнең шартларга яраклашкан җиләк-җимеш сортлары чыгаручы гыйльми учреждениеләр оештырылгач кына бакчачылык белән шөгыльләнергә мөмкинлек туа. Ә авыл ху-җа­лыгы тармагы буларак, узган гасырның 30нчы елларында гына ул үсеш ала.
Башкортстан илнең бакчачылык белән шөгыль-ләнүче төбәкләреннән шактый ерак урнашкан. Шуның өчен халыкның ихтыяҗларын канәгать­ләндерү максатында республика җитәкчелеге ул елларда зур эш башкара. 1926 елда Урал төбәгендә беренчеләрдән булып БАССР Совнаркомы Башнаркомземның Топорнино (Кушнаренко) тәҗрибә-помология (сорт чыгару) терәк пунктын төзү турында карар кабул итә. Ул 1936 елда — Башкортстан җиләк-җимеш тәҗрибә станциясе, 1956 елда тәҗрибә бакчасы итеп үзгәртелә. Бүген ул Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының Кушнаренко җиләк-җимеш һәм виноград селекциясе үзәге дип атала. Василий Павлович Стреляев, Лидия Николаевна Стреляева, Раиса Ипполитовна Болотина, Александр Яковлевич Егоров һәм Анна Георгиевна Красноперова Башкортстанда бакчачылык фәненә нигез салучылар булып тора, без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Башкортстанның табигате кырыс. Шуңа күрә бакчачылыкны үстерү өчен безнең шартларга яраклашкан, зона һәм туфрак үзенчәлекләрен исәпкә алып, мул уңыш бирүче җиләк-җимешнең сортларын сайлап алырга, аларны үстерүнең агротехник чараларын да эшләргә кирәк. Республика бакчачыларын яхшы үсенте материалы белән Кушнаренко җиләк-җимеш һәм виноград селекциясе үзәге тәэмин итә. Ул — республикада бердәнбер шундый үзәк. Биредә югары технологик һәм тәм сыйфатлы, чирләргә бирешми торган җиләк-җимеш культур­ларының яхшы продукция бирүче сортларын чыгару; аларны үстерү технологиясен камилләштерү; традицион булмаган бакча культу­раларының үсү үзенчәлек­ләрен өйрәнү һәм аларны производствога кертү буенча гыйльми тикшеренүләр үткәрелә. Биш культура: алма, груша, кара һәм алтынсыман карлыган, виноград буенча эш алып барыла. Соңгы 15 елда селекция үзәгендә алманың — 7, грушаның — 1, кара карлыганның — 4, алтынсыман карлыганның — 6, виноградның 5 сорты чыгарылды. Грушаның – 2, кара карлыганның — 3, крыжов­никның 1 сорты дәүләт сынавына тапшырылды. Барлык сортлар да югары уңыш бирә.
Бакчачылар соңгы вакытта традицион булмаган культуралар — балан, гөлҗимеш, миләш, абрикос, айва, актинидия үстерә башлады. Бакчачыларның сорауларын исәпкә алып, институт галимнәре бу культураларның сортларын өйрәнә һәм сыный. Аларның югары уңыш бирүче сортлары өйрәнелеп, безнең шартларда үстерү өчен тәкъдим ителде.
Танылган галим, БАССРның атказанган агрономы Лидия Стреляева 50 ел (1937-1987) Кушнаренко тәҗрибә бакчасында назлы культура — виноградның үсү үзенчәлекләрен тикшерде, республика шартларына яраклашкан яңа сортлар чыгарды. Башкортстанда виноград үстерү тәҗрибәсе уңай нәтиҗә бирде. Безнең шактый суык кышны да виноградның аерым сортлары яхшы чыга, әйбәт үсә һәм югары уңыш бирә. Кайбер сортларның уңышы гектарыннан 100 центнерга кадәр җитә. Виноград — гаять тәмле һәм кеше организмы өчен файдалы җимеш, ул лиана сыман күпьеллык үсемлек.
Лидия Стреляева тормышта зур сынаулар үтеп тә сынмады, сыгылмады. Бөек Ватан сугышында бердәнбер улын югалтып үз эченә бикләнмәде, яшьләр белән аралашырга яратты, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумы студентлары алдында еш чыгыш ясап, бай тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Лидия Николаевна күрсәткән хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә лаек булды, БАССР һәм СССР Югары Советлары депутаты итеп сайланды. 1951 елда галимгә СССР Дәүләт премиясе, ә 1982 елда БАССРның атказанган агрономы исеме бирелде. Лидия Стреляева 85 яшьтә бакыйлыкка күчте. Якташлары галимне онытмый, Кушнаренко авылында бер урам аның исемен йөртә.
Лидия Николаевна тарафыннан бу өлкәдә зур эш башкарылды, виноградның уннан артык яңа сорты чыгарылды, ләкин алар районлаштырылмады. Бары тик 2000 елда гына “Александр”, “Башкирский” һәм “Юбилейный” сортлары беренче тапкыр Башкортстанда һәм Русиянең 12 төбәгендә селекция казанышлары дәүләт реестрына кертелде. 2007 елда “Памяти Стреляевой” һәм “Карагай” сортлары реестрга керде. 1982-2012 елларда виноград селекциясе белән өлкән гыйльми хезмәткәр Нина Майстренко шөгыльләнде, әле бу эшне гыйльми хезмәткәр Наталья Старцева дәвам итә.
Башкортстанда чыгарылган иң яхшы виноград сортлары: “Александр”, “Василий”, “Скороспелый №7-8”, “Юбилейный”, “Созвездие”, “Вишневый”; республика шартларына күчереп үстерелгән, яраклаштырылган сортлар: “Алешенькин”, “Мадлен Анжевин”, “Линьян”, “Жемчуг Сабо”, “Маленгр ранний”.
Әлеге вакытта Кушнаренко селекция үзәгендә виноградның 40 сорты һәм перспективалы гибриды өйрәнелә, ел саен һәвәскәр бакчачыларга 10 меңнән артык виноград үсентесе сатыла.

Әхмәт СӘХИБГӘРӘЕВ,
Башкортстан авыл хуҗалыгы
гыйльми-тикшеренү институты директорының
беренче урынбасары.
Читайте нас: