+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 сентябрь 2015, 22:32

Без — бал иленнән

Республика Бөтендөнья умартачылары форумын үткәрү урынына да әверелергә мөмкин.Узган атнада республикада умартачылык тармагы белән бәйле чаралар Башкортстанны бу юнәлештәге казанышлары аша бөтен дөньяга танытты. Төрле илләр һәм Русия төбәкләренең умартачылык ассоциацияләре җитәкчеләренең башкалабыз Уфага килеп фикер алышуы очраклы түгел. Ә инде “Апимондия” халыкара Умартачылар ассоциацияләре федерациясе президенты Жиль Ратианың килүе һәм чараларда катнашуы, гомумән, Башкортстанда тармакны үстерүгә яңа этәргеч бирде. Абруйлы кунак Халыкара фәнни-гамәли конференциядә һәм Авыргазы районында узган умартачыларның ХV, яшь умартачыларның IХ республика конкурсларында катнашты.

“Башкортстан балы” Ру­сиядә танылган бренд булып тора. Экологик яктан чиста һәм үзенчәлекле табигый хәзинәгә ихтыяҗ илебездә генә түгел, башка дәүләтләр тарафыннан да үсә. Соңгы елларда гына аерым илләр белән хез­мәттәшлекнең шушы юнәлештә ныгуы да раслый моны. Ел башына булган мәгълүматларга караганда, республикада барлык катего­риядәге хуҗалык­ларда 363,2 мең умарта күче теркәлгән. Башкортстанда ел саен 6,5 мең тонна бал җитештерелә. Галимнәр, әлеге күрсәткечне берничә тапкыр арттырып була, дигән фикердә. Моңа ирешү өчен, әлбәттә, бал җитештерүчеләрнең үзара хезмәттәшлеген, берлектәге чараларны яңа биеклеккә күтәрү таләп ителә. Чөнки уртак проблемаларны бергә хәл итү, тәҗрибә уртаклашу гына республика умартачыларына “Башкортстан балы” данын саклап калырга мөмкинлек би­рәчәк. Умартачыларның рес­публика бәйгеләрен үткәрү дә шушы максатка юнәлтелгән.
Авыргазы районы үзәге Толбазыда республика конкурсы ике көн дәвамында үтте. Умартачылар бәйгесендә 38 районнан 122 умартачы катнашты.
IХ “Яшь умартачы” ярышында 29 районнан 42 бала сынау тотты. Ә инде 1998-2014 елларда үткәрелгән конкурс­лардагы җиңүчеләр арасында абсолют чемпион исемен алу өчен 18 умартачы көч сынашты.
— Конкурслар елдан-ел нәтиҗәлерәк һәм кызыклырак үтә, — ди Башкортстан умартачылык һәм апитерапия үзәге җитәкчесе Әмир Ишем­гулов. — Бәйге республикада иң булдыклы умартачыларны билгеләргә генә түгел, аларга дусларча аралашу мөмкин­леген дә бирде. Шунысы игътибарга лаек, район кон­курсында җиңеп килүчеләргә өй эше дә бирелгән иде. Умартачылыкта кулланылган йөзгә якын ысулны күрсәттеләр. Теория буенча утызар сорауга җавап бирделәр. Балаларның тапкырлыгы да, умартачы серләрен яхшы үзләштерүе дә сокландырды.
Авыргазы, Иглин, Нуриман, Ишембай, Гафури, Хәйбулла районнары умартачыларына тиңләшүче булмады.
Читайте нас: