+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2015, 22:27

Патриотлар Башкортстан кадетларына тиңләшә

Идел буе федераль округының Русия Герое А. В. Доставалов исемендәге Башкортстан кадетлар корпусы Белем көнендә икеләтә куаныч кичерде. Кадетларга белем алуны, спорт һәм башлангыч хәрби әзерлек һөнәрләрен камилрәк үзләштерү өчен яңа корпус һәм мәйданчыклар ачылды. Русиянең төрле төбәкләреннән килеп биредә тәрбияләнүче кадетларны котларга Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов килде.

Башкортстан кадетлар корпусы белем бирү дәрәҗәсенең югары һәм матди-техник базасының ныклы булуы белән илдә үрнәклеләрдән санала. 2007 елдан башлап уку учреждениесен 414 кадет тәмамлаган. Әлеге вакытта дистәләрчә егет һәм кыз укуларын югары хәрби, көч структуралары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган уку йортларында дәвам итә. Бүген кадетлар корпусында 320 бала, шул исәптән 12 кыз белем ала. Шунысы да игътибарга лаек, Ишембайдагы яшь патриотлар тәрбияләүче учреждениедә балаларны төрле социаль катламдагы гаиләләрдән алуга игътибар бирелгән. Мәсәлән, кадетларның җитмеш бише — аз тәэмин ителгән, кырыгы күп балалы гаиләләрдән булса, егермесе — ятим балалар.

Башкортстанда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән яңа уку елында гомуми белем бирү учреждениеләрендә “Сәламәт буын — көчле төбәк” дип аталган проект гамәлгә ашырыла башлады. Аның координаторы — Мәгариф һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары катнашлыгында Яшьләр сәясәте һәмс спорт министрлыгы.
Проектның максаты — сәламәт һәм патриотик рухта яңа буын тәрбияләү. Аның бурычлары сәламәтлек саклау технологияләрен куллану аша сәламәт яшәү рәвеше булдыру, үсеп килүче яшь буынның физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнүен, спортка сәләтле балаларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау керә.
Читайте нас: