+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2015, 22:24

Без сезгә ышанабыз!

Уфада “Студентлар парады” үтте.Кеше дөньяга килү белән белемен арттыра башлый. Ул атларга, сөйләшергә, аңлашырга һәм аралашырга өйрәнә. Дөньяны танып-белүгә баштарак аны табигать үзе өйрәтсә, бердәнбер көнне бала мәктәп бусагасын атлап керә. Ишекләр артында — мавыктыргыч белем дөньясы.

1 сентябрьдә — яңа уку елына старт бирелде. Респуб­ли­каның барлык уку йортлары да Белем көнен гадәттәгечә киң билгеләде. Бәйрәм көне ак алъяпкычлар, ак тасмалар, чәчәк гөллә­мә­ләре, шарлар, җыр-моң белән бизәлде.
Аеруча 1 сентябрьне 1нче сыйныфка баручылар көтә. Югары уку йортларының 1нче курсына укырга керүчеләр өчен дә бу көн — үтә дулкынландыргыч, шатлыклы вакыйга.
Бәйрәм көнендә республи­каның югары уку йортларына уңышлы имтихан тоткан яшь­ләр “Студентлар парады­”­на чыкты. 7 мең студенттан торган колонна башкаланың үзәк урамнарыннан Салават Юлаев исе­мендәге мәйданга кадәр атлады.
“Студентлар парады”нда катнашучыларны республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәбрикләде, аларга символик студент билеты тапшырды. Студентлар да, үз чиратында, буш калмады — Рөстәм Зәки улына уку йортларының лозунглары язылган гитара бүләк иттеләр.
— Мин сезгә көнләшеп карыйм, — диде республика җитәкчесе. — Күп еллар элек үзем дә сезнең кебек үк 1нче курс студенты идем. Шулай ук яшь булдым, яңалыкларга һәм белем алырга омтылдым.
1нче курс студентлары армиясе бик зур. Башкортстанда аларның саны 11 мең. Алар — иң яхшы кызлар-егетләребез, үзебезнең университетларга укырга керде. Чыгып китмә­деләр, үзебездә калдылар, киләчәктә республикада эш­ләячәкләр. Без сезгә ышанабыз. Сез безгә кирәк. Белемегез, энергиягез һәм тормышны яратуыгыз кирәк.
Күпмедер вакыттан соң сез безне, өлкән буынны, алыштырачаксыз, дәвамчыларыбыз булачаксыз. Туган илебезне, Ватаныбызны безнең кебек үк яратачаксыз.
Бәйрәмдә күпләр өчен көтелмәгән вакыйга да булды. Рөстәм Хәмитов кулына гитара алып, студентларга атап, җыр баш­карды. Бу җырны күп еллар элек ул студент дуслары белән чыгарган булган, тик вакыт узып, күп сүзләре оны­тылган һәм аларны яңадан уйларга туры килгән.
Мондый үзенчәлекле бү­ләкне студентлар бигрәк тә яратып кабул итте. Аларга бул­ган ышанычны акларга тырышачаклары турында җиткерде яшьләр. Шулай була күрсен!
Читайте нас: