+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 сентябрь 2015, 23:26

Бакчачылыкны җанландыру зарур

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе Сәяси советы секретаре Константин Толкачев Русиянең Идел буе һәм Урал федераль округлары бакчачылары берләшмәләре бүлекчәләре җитәкчеләре белән очрашты.

– 80-90нчы елларда Башкортстанда бакчачылык киң үсеш алган иде, – диде чыгышында парламент спикеры. – Кызганычка каршы, үзебез үстергән про­дук­ция базарда көндәшлек итә алмады. Нәтиҗәдә, күп кенә бакчалар ташлан­дык хәлгә килде. Чит ил продукциясен үзебездә җитештерелгәненә алыштыру бурычы тора, шунлыктан бакчачы­лыкка янә җан өрү мөһим. Бу юнәлеш­тәге хәлне өйрәнүче эшче төркем оештырылды. Программа кабул итү күздә тотыла. Бакчачылар ширкәтләрендә тәр­тип урнаштырып, һәвәскәрләргә уңай­лы шартлар тудыру планлаштырыла.
Чарада “Бердәм Русия” партия­сенең төбәк бүлекчәсе белән Русиянең бакчачылар берлегенең тө­бәк бүлек­чәсе хезмәт­тәшлек турын­дагы килешүгә кул куйды.
Читайте нас: