+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 сентябрь 2015, 23:28

Сезнең хезмәт безгә үрнәк!

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов эшсөяр якташларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бу көнне Башкортстанның сәнәгать, энергетика, төзелеш, транспорт, торак-коммуналь хуҗалыгы, сәүдә һәм җәмәгатьчелек туклануы, дәүләт хезмәте, муниципаль идарә итү, хокук саклау органнары, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенең 45 хезмәткәре орденнар, Почет грамоталары һәм мактаулы исемнәр алды. Шулай ук 2014 ел өчен сыйфат өлкәсендә республика Башлыгы премиясе лауреатлары булган предприятие һәм оешма коллективлары да бүләкләнде.
— Бүләкләнүчеләрнең бер өлеше бу дәрәҗәгә ШОС һәм БРИКС саммитларын үткәрүдә катнашулары өчен лаек булды. Башкалар озак еллар көндәлек хезмәтендә активлык күрсәткән һәм эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Бүгенге гади булмаган заманда без тагын да бердәмрәк, көйлерәк эшләргә тиеш. Сез яшьләргә яхшы үрнәк булыгыз, тәҗрибәгезне, белемегезне тапшырыгыз, — диде Рөстәм Зәки улы тәбрикләү сүзендә.
Читайте нас: