Бер баланы тәрбияләп үстерү дә — зур хезмәт. Ә алар икәү, өчәү, аннан да күбрәк булса?
Күпбалалы гаиләләр, сирәк күренеш буларак, һәрвакыт игътибар үзәгендә. Яшәеш киләчәгенә нигез салучыларны Хөкүмәт һәртөрле хуплап тора, ярдәменнән аермый.
3-4 сентябрьдә, ике көн рәттән Хөкүмәт йортында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов указы белән күпбалалы әниләр “Ана даны” медале белән бүләкләнде.
Беренче көнне медаль белән биш һәм аннан да күп балалы алтмыштан артык әни бүләкләнде. Бүләкләрне республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов тапшырды.
— Бу медаль — иң авыр яуланучы бүләкләрнең берсе. Бала тудыру үзе батырлык булса, тәрбияләү аннан да авыррак. Сезгә олы рәхмәтебезне, ихтирамыбызны белдерәбез. Күпбалалы әниләрне тәбрикләү тантанасы 118нче тапкыр уза. Бу чорда 7 меңгә якын әни бүләкләнде. Балаларыгыз исән-сау үсеп, тик шатлык кына китерсен, — диде вице-премьер. — Без һәрвакыт сезгә ярдәм итәргә әзербез. Ел саен социаль ихтыяҗларга республика бюджетыннан 8,5 миллиард сум акча бүленә.
— Бишенче бала көткәндә алтау булды! Кечеләребез — игезәкләр. Олы кызыбыз медицина университетына педиатрия бүлегенә укырга керде. Зур улыбыз нефть техник университетында укый. Айнур белән Айназ — мәктәп укучылары, яхшы укыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр, — ди әни — Юлия Хәкимова. Ул Чакмагыш авылы балалар иҗаты үзәгендә эшли. Өстәвенә, районның мәдәни чараларында да актив катнаша, “Язгы сандугачлар” ансамблендә җырлый. Ике ел “Коляскалар парады” район конкурсында катнашып, былтыр — җиңүче, быел призер булган. Шулай итеп, күңел ачарга да, бала тәрбияләргә дә, ихатадагы кош-кортны, малны карарга да өлгерә. Афәрин!
Күмертаудан 37 яшьлек Альбина Корнилованың күптән түгел җиденче баласы туган. Ул да бүләкләнүчеләр исәбендә.
— Җиңел түгел, әмма балаларның беренче сүзен ишетү, аларның үсүен күрү авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Ирем зур ярдәм күрсәтә, — диде ул.
Декрет ялыннан соң Альбина Фәнил кызы һөнәре буенча эшен — 3нче Башкорт республика гимназия-интернатында укытуны дәвам итәргә ниятли.
Икенче көнне дәүләт бүләкләрен Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Премьер-министр урынбасары Илшат Таҗетдинов тапшырды.
— Күпбалалы әниләрне бүләкләү традициясе республикада 1998 елдан килә. Мондый гаиләләргә республика төрлечә ярдәм итәргә тырыша, — диде Илшат Азамат улы һәм әниләргә, балаларга, гаиләләргә ныклы сәламәтлек теләде.
Биш бала әнисе Гүзәл Гаянова барлык әниләргә дә бала үстерү кебек олы хезмәттә түземлек, илдә тынычлык булуын теләде. Аның бәләкәй баласына ике яшь тә тулмаган, олысы — 16 яшьтә. Ул балалар бакчасында эшли. Гүзәл Вәгыйз кызы республика җитәкчелегенә, Миякә районы хакимиятенә олы рәхмәтен белдерде. 2012 елда, авылны социаль үстерү программасына ярашлы, аның гаиләсе 1 миллион 360 мең сумлык сертификат алган. Акчаны торак төзүгә файдаланганнар. Бушлай җир алганнар.
Кушнаренко районыннан Гөлчирә Миңнегалиева Шәрип авылы мәктәбендә укытучы булып эшли, башкорт теле һәм әдәбияты укыта. Зур гаиләдә укымышлы-уңган балалар үсә икән.
— Бер балам — Уфа дәүләт нефть техник университетында, икенчесе Кушнаренко педагогия колледжында укый, — дип горурланып сөйләде әни кеше. Ике баласы әле мәктәптә, тик яхшы билгеләргә генә укый, ә бәләкәенә нибары өч яшь икән.
— Авыр түгел, ирем, кайнәм ярдәмләшә. Тормышыбыздан канәгатьбез! — ди ул. — Бишенче бала тугач, җир бирделәр, аңа бәйле планнар корабыз, икенче улыбызга йорт башларга дип торабыз.
Бүләкләнүчеләрнең һәммәсе бала тәрбияләүдә республика ярдәмен тоюын билгеләде. Чынлап та, Башкортстанда алып барылган социаль сәясәттә өстенлекле юнәлеш булып элек-электән гаиләне, әти-әниләрне, балаларны яклау каралган. Гаилә институтын ныгытуны, тәрбия бирү, белем алу өчен шартлар булдыруны, туым күрсәткечләрен арттыруны һәм демографик хәлне яхшыртуны күзаллаган икътисади, социаль, хокукый чаралар уңышлы тормышка ашырыла. Республика дәүләт власте органнарының аерым хәстәре һәм игътибары күпбалалы гаиләләргә юнәлтелә. Мондый гаиләләр, федераль законнардан тыш, республика законнары белән дә якланган. Шулай ук, яшь гаиләләр, тәрбиягә бала алучы ата-аналар, патронат тәрбиячеләр һәм тәрбияләнүчеләр дә аерым игътибар үзәгендә. Күпбалалы гаиләләргә акчалата пособиеләр, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә, башка ташламалар каралган.
2000 елдан “Башкортстанда күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү турында” Закон эшли. Аның буенча 18 яшькә кадәр балаларга медицина оешмаларында бушлай амбулатор-поликлиника һәм стационар ярдәм күрсәтелә, 6 яшькә кадәр балалар бушлай дарулар белән тәэмин ителә. Белем бирү оешмаларына балаларны чиратсыз кабул итү, 18 яше тулмаган тугыз һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә “ГАЗель” бүләк итү һәм башка чаралар каралган. Кыскасы, Башкортстанда гаилә һәм балаларны социаль яклау — өстенлекле юнәлеш. Хөкүмәт йортында ике көндә йөздән артык күпбалалы әнинең бүләкләнүе дә шуңа ачык дәлил.
Башкортстан Хөкүмәте уллыкка (кызлыкка) бер яки берничә бала алган республикада даими яшәүче гражданнарга бер тапкыр бирелүче пособие билгеләү һәм түләү тәртибенә үзгәрешләр кертте.
Киләсе елның 1 гыйнварыннан бу вәкаләтләр Мәгариф министрлыгыннан Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына тапшырыла, ә пособие түләү белән Халыкны социаль яклау үзәге шөгыльләнәчәк.
2016-18 елларга шушы максатта республика бюджетыннан ел саен 84,6 миллион сум күләмендә акча бүлү каралган.
Белешмә
Узган елда Башкортстанда 372 бала уллыкка алынган (Идел буе федераль округы субъектлары арасында икенче урында). Пермь, Түбән Новгород, Самара өлкәләрендә — шул ук нисбәттә 429, 162 һәм 133, Татарстанда 129 бала уллыкка бирелгән.
Посуточная аренда квартир в Уфе.