Иртән язуларны укып карагач, күңелне шик баса төште. Һәрчак татарча аралашабыз, ә ул урысча яза. Акчаны иртәгә кич кайтарам дигән, бер көнгә нигә сорап торырга? Аннары, берничә сорауга җавап булган “Яхшы” сүзе дә шикләндерә. Шалтыратам, тик трубканы алучы юк. Кыска хәбәр язып карадым — ул да җавапсыз. Шулай итеп, акча салынмады.
Дүшәмбе көнне эштә очраштык. Ахирәтемнең борчылудан йөзе качкан. “Синнән дә сорадылармы?” дип каршы алды ул мине. “Кеше күзенә күренергә куркам. Мошенниклар “ВКонтакте” челтәрендә минем исемнән акча сораган...” Баксаң, мин алган кебек үтенеч тагын 200ләгән кешегә — ахирәтемнең дусларына (аларның күбесе Уфа районының Шамонино бистәсендә яши) юлланган. Ярый ла, дуслар тиз арада хәбәрләшеп, бер-берсен кисәтеп өлгергән. Шулай да, берсе акчаны күрсәтелгән телефон номерына салган. Мошенниклар белән эш итүен аңлап калгач исә, шундук якындагы телефон элемтәсе салонына йөгергән, хәлне аңлаткан. Билгесез номерга блокировка куелган, әмма акчаның кабат кайту юлы җиңел һәм тиз түгел шул...
Заманасы шундый — күп түләүләрне Интернет аша башкарабыз. Телефонга акча салу гына түгел, теләсә нинди товарны, хезмәтне компьютер артында утырып кына сатып алырга мөмкин. Хезмәт хакы да күзгә күренми генә банк картасына күчә. Әмма уңайлылык белән бергә интернет-каракларның осталыгы да үсә. Кемдер булмаган реферат-дипломнар сата, кемдер рәсемдә генә булган кием-салым белән кызыктыра.
Соңгы айның хезмәт хакы күчкәннән соң төгәлсезлек сизәм. Картада акча суммасы күчерелгәннән 1 мең 200 сумга азрак күренә. “Банк Москвы” белән эш иткәнгә, шул банкка хәлне ачыкларга бардым.
— Борчылмагыз, — ди мине кабул итүче кыз. — Сез мондый хәлгә таручы беренче кеше түгел. Зуррак суммаларны югалтучылар да бар. Тынычланыгыз.
— Тынычлыкка тынычмын да ул, тик акча кайда?
— Мин бу хакта сезгә әйтә алмыйм. Гариза языгыз.
Гариза язып, кайтып киттем. Юлда барганда банктан мине кабул иткән кыз шалтырата. “Сез бу акчаны тотынып беткәнсездер ул! — ди, — Шуңа күрә кайгырырга бер урын да юк!” Бу арада карта кулланмаганлыктан, акчаны ничек тотынып бетүемне аңламасам да, вакытны кызганып, югалтуга кул селтәдем.
Интернет челтәре алданучылар зары белән шыплап тулган.
“Беренче тапкыр мондый бәлагә тарыдым, — дип уртаклаша интернет-кулланучылар белән Катя Д. — Nike фирмасы кроссовкиларын сатып алырга булдым. Хакы да зур түгел, барлыгы 2500 сум. Ике пар аяк киеменә заказ бирдем. Үлчәмнәр, исәп реквизитлары хакында минем белән бик ипле аралаштылар. Акчаны күчердем, чек күчермәсен җибәр-дем. Тик заказым килмәде... Сатучыга язып та булмый, ул мине кара исемлеккә керткән”.
Лия Л. белән дә күңелсез хәл чыккан: “Ике атнадан минем адреска килергә тиешле пәрдәләр ике айдан да килмәде. Сатучыга дәгъва белдер-гәч, миңа әшәке сүзләр яудырды. Мондый кыланышым өчен минем белән башкача эшләргә теләмәвен белдерде (акча да юк, пәрдә дә!) Полициягә гариза яздым”.
Ләйсән Интернет аша пальто сатып алган. Пальтоны җибәрүен-җибәргәннәр, әмма төсе, үлчәме һәм фасоны гына Ләйсән сораган түгел. Өстәвенә, пальтоның бер генә этикеткасы да юк икән. Шунлыктан, сатучы товарны кабат алудан баш тарткан. Янәсе, танымый...
Мондый очраклар дистәләр белән түгел, меңнәр белән исәпләнә. Нәтиҗә ясап, ни генә әйтәсе? Әлбәттә, заман сулышы белән яшәмичә булмый. Әмма, вакыт булганда, күршеңә дә акчаны үз кулың белән бирү, товарны үз күзең белән күреп, киеп карап сатып алу, ә инде Интернет-заказ эшләгәндә кат-кат тикшерү, кулланучыларның бәяләмәсен белергә тырышу хәерле. Алданырга язмасын!