+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2015, 22:08

Гомумхалык тантанасына әверелсен

Республика көненә әзерлек һәм аны үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды. Аның эшендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов һәм Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов катнаштылар.

— Башкортстанның иң зур бәйрәме быел үзенчәлекле. Республика көне Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүнең 25 еллыгына туры килә, — диде Константин Толкачев. —Күпмилләтле халыкларның бердәмлеген, төрле конфессия вәкилләренең дуслыгын гәүдәләндерүче бу бәйрәм — чын мәгънәсендә бөтенхалык тантанасы. Без һәркемнең бәйрәмдә үзенең катнашы булуын телибез. Башкалада гына түгел, республика шәһәр һәм авылларында Республика көне уңаеннан үткәреләчәк спорт һәм мәдәни чараларда һәркем катнаша, үз сәләтен күрсәтә алачак.

Республика көнен шәһәр һәм районнарда дистәләрчә чара бизәячәк. Әзерлек кысаларында тәкъдим ителүче план проектлары белән мәдәният министры Әминә Шәфыйкова таныштырды. Муниципаль берәмлекләрдәге тантаналы чаралардан тыш, республикада игълан ителгән фестиваль-бәйгеләргә йомгак ясалачак, тематик флешмоблар үтәчәк. Республика Милли музеенда һәм аның барлык филиалларында “ачык ишекләр” көне узачак һәм теләгән һәркем анда Башкортстан тарихына кагылышлы экспозиция-экспонатлар белән түләүсез таныша алачак, диде министр. Бу көннәрдә әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге республика яшьләр премиясен тапшыру тантаналары да көтелә.

“Башкортостан” дәүләт концерт залында Республика көне уңаеннан билгеле сәнгать осталарының һәм коллективларының бәйрәм концерты булачак. Министр әйтүенчә, әлеге чарада, шулай ук, республикадагы быелгы мөһим вакыйгалар — Җиңү көне, саммитлар үтү һәм Әдәбият елын гәүдәләндерүче тамашалар да урын алачак. Башкортстандагы традицион “Шәҗәрә бәйрәме”, Сергей Аксаков көннәре һәм “Башкорт аты” дигән зур чаралар да Республика көнен тантана иткән вакытка туры киләчәк.

— Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре бәйрәм көннәрендә җәмәгать тәртибен саклау һәм хәвефсезлекне тәэмин итү буенча чаралар билгели, — диде утырышта республиканың Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Артур Сәйфуллин.

Уфа шәһәре мэры Ирек Ялалов Республика көне уңаеннан башкалада узачак чаралар белән таныштырды. Әлбәттә, әлеге зур чара шәһәрнең үзәк мәйданында фейер­верк белән тәмамланачак.
Читайте нас: