+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2015, 22:13

Туган төбәгенә үлемсезлек, зур дан булып кайтты генерал!

Кырмыскалы районында Миңнегали Шәйморатов истәлегенә мемориал ачылды.1941 елның көзендә республикада 112нче Башкорт дивизиясе оештырыла. Аның сафларын тулыландыруга Башкортстан халкы иң яхшы вәкилләрен җибәрә. Дивизиягә тәҗрибәле командир, полковник, киләчәктә генерал-майор Миңнегали Шәйморатов командир итеп билгеләнә. 1942-45 елларда яугирләр батырлыкларга бай хәрби юл үтә, күп мактаулы исемнәргә лаек була. Дивизиянең авыр сәфәре 1945 елда Берлинда тәмамлана. Ә дивизия составында көрәшкән батыр яугирләрнең исемнәре легендага әверелә.“Легендага әверелгән исемнәр”. Кичә Кырмыскалы районында нәкъ шундый исем астында республика фестивале узды. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Мәскәүдән югары кунак — Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский катнаштылар.

Читайте нас: