+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2015, 23:12

“Баллы төбәк” — ямьле һәм тәмле бәйрәм

Башкалада үткән ярминкәдә республика умартачылары үз продукциясен тәкъдим итте.Уфаның И. Якутов исемендәге паркында “Баллы төбәк” ярминкәсе үтте. Быел умартачылык тармагын үстерүгә этәргеч бирүче чаралар күп булды. Әмма монысы үзенчәлекле. Республиканың төрле төбәкләреннән җыелучы умартачылар башкала халкына үз продукциясен тәкъдим итте. Ярминкәнең үзенчәлеге моның белән генә дә чикләнмәде.

Башкалада бал ярминкә­ләре үткәрү традициясен 2004 елда Совет районы хакимияте башлап җибәргән иде. Узган еллар дәвамында ул чын мәгънәсендә уфалыларның умарта­чылар белән берлектәге уртак бәйрәменә әверелде.

— Бу ярминкәнең асылы сәүдә оештыру белән генә чикләнми, — ди умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге генеральный директоры Әмир Ишемгулов. — Дистә­ләрчә районнан шифалы табигый продукция белән килү­челәр шәһәр халкы каршында үзләрен бик җаваплы тоя. Чөнки, аларның һәр­кайсының үз сатып алучысы бар. Әйткәндәй, әлеге чарада катнашучы­ларның 90 проценты — осталыгын күр­сәтеп өлгергән умартачылар. Тагын да мөһимрәге, ярминкәләр — әлеге шөгыль ияләренә тәҗрибә уртаклашу, яңа­лыклар белән танышу мөм­кинлеге бирүче эшлекле мәйданчык. Гомумән, ел саен үткәрелүче ярминкә башка­лабызга көзге матурлык өсти һәм шәһәргә кабатланмас бәйрәм төсе бирә.

Берничә номинация буенча үткәрел­гән бәйгеләрдә җиңү­челәргә матур бүләкләр тап­шырыл­­ды.
Әлбәттә, ярминкәгә беренче тапкыр гына килүчеләрнең сыйфатлы бал эзләп “югалып” калуы бар. Кемнең продук­циясе шифалырак булуын ачыкларга биредә махсус лаборатория белгечләре ярдәмгә килде.
Читайте нас: