Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык буенча комитеты рәисе Рәшит Хәйруллин сүзләренә караганда, закон иң элек яшьләр сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән.
Аның әйтүенчә, джин-тоникларга төрле тәмләтүче һәм көчне арттыручы өстәмәләр кушыла, алар матур савытларда чыгарыла һәм яшьләрне җәлеп итә. Этил спирты белән тонусны күтәрүче мат-дәләр (әйтик, кофеин) кушылмасы яшь кешеләрнең алкогольгә күнегүен тизләтә. Аз алкогольле энергетик эчемлекләр организмга начар тәэсир итә, соңыннан җитди авыруларга китерү куркынычы бар.
— Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, бу коктейльләрне кулланучыларның 80 проценты — 18 яшькә кадәр кешеләр, — ди Рәшит Хәйруллин. — Кызганычка каршы, сәүдә нокталары хуҗалары кибет киштәләреннән тыелган продукцияне алырга ашыкмый. Бүген кергән өч кибетнең икесендә мин энергетик эчемлекләр сатылуын күрдем. Бу законны бозу. моның өчен сатучыларга — 10-15 мең сум, вазыйфалы кешеләргә — 50 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләргә 200-300 мең сум штраф яный.
Әгәр дә джин-тоник балигъ булмаган балага сатыла икән, штраф күпкә артык булачак.
Депутат билгеләвенчә, җәмәгать эшлеклеләренә, активистларга, депутатларга һәм сәүдә системасында эшләүчеләргә бу законны үтәүгә контрольне һәм җаваплылыкны көчәйтергә кирәк.
— Безнең кулларда иң кыйммәтле нәрсә — үсеп килүче буын сәламәтлеге, — дип ассызыклады Рәшит Хәйруллин.