+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 сентябрь 2015, 21:10

Уфалыларны кыш куркытмый!

Шәһәр ягып җылыту чорына җитди әзерләнә.Бүген шәһәрдә 28 урында җылылык челтәрләрен капиталь төзекләндерү бара. Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Хөсәенов матбугат конференциясендә хәбәр итүенчә, казанлыклар әзер, электр, су тәэми­натлары челтәрләре төзекләндерелгән һәм запас ягулык тупланган. Бу мәсьәләләргә сал­кын караш күңелсез хәлләргә китерә. Илнең кайбер төбәкләрендә булган хәлләр шул хакта сөйли. Күре­нүенчә, башкалабызда кышка әзерлек җитди контрольгә алынган. Шуңа күрә уфалылар кышны җылы һәм якты фатирларында чыгачак. Шәһәрнең Октябрь районында булып, моңа без дә инанып кайттык.

— Җылыту сезонына әзерлек тә­мамланып килә, — диде Октябрь райо­нының коммуналь хуҗалык һәм төзек­ләндерү бүлеге җитәкчесе Рина Йосыпова. — Әйтик, көзге-кышкы чорга әзерлек барышында 3,8 чакрым җылы­лык челтәрләре капиталь төзеклән­дерелде. 265 урында ачыкланган технологик кимче­лекләр бетерелде. “Глумилино” бистәсендә 1 чакрымлы яңа җылылык ү­ткәр­геч төзелә. Җылылык ­үткәр­геч магистраль­ләр һәм казанлыклар тулысынча әзер. Эшләр тәмамла­нып килә. Район хал­кы быел да кышны җылы фатирларда каршы алачак.
Шуннан соң без төзекләндерү эш­лә­ре дәвам иткән Комсомол урамына юл тоттык. Без килгәндә уңган егетләр җылылык челтәрләренә тәгаенләнгән торбаларны бушата иде.
— Комсомол, Октябрь проспекты, Шәфиев урамнарында җылылык челтәрләрен яңага алыштырабыз, — диде “Башгранитстрой” җәмгыятенең эшләр башкаручысы Рөстәм Садыйков. — Мөһим эшкә 25 кеше җәлеп ителгән. Тиешле техника бар. Төрле диаметрдагы 300 метр торба кайтты. Җитеш-терүчеләр аларга 50 ел гарантия бирә. Алар 123 градус кайнарга һәм 45 градус салкынга чыдам. Эшләрне мөмкин ка­дәр тизрәк тәмамлап, җылылык челтәр­ләрен сафка кертергә исәп тотабыз.
Статистика мәгълүматлары күрсә­түенчә, җылыту сезонына әзерләнү өчен Уфага төрле чыганаклардан 236 миллион сум бүленгән. Башкалабызның кышка әзерлек паспорты алуы, эшләр-нең тәмамланып килүе акчаларның максатлы тотылуына һәм уфалылар­ның кышны имин чыгачагына ишарә ясый.
Читайте нас: