+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь 2015, 21:04

Караидел “Альфа”сы — тән һәм күңел шифасы

Районның Шамрат авылында ачылган спорт һәм туризм базасы социаль җаваплылык тоеп эшләүче малтабарны бизи.Урындагы үзидарә алдына куелган социаль мәсьәләләрне хәл итү бурычын үтәүдә депутатлар корпусы алдан йөрергә тиеш, чөнки сайлауларда тәгаен шул кандидат өчен тавыш биреп, алар аңа наказларын да, өмет һәм ышанычын да юллый. Аларның эшчәнлеге дә шул сайлау округы халкына хезмәт итүгә, аның көнкүрешен яхшыртуга омтылудан гыйбарәт булырга тиештер. Әлбәттә, сайлаулар үтү белән вәгъдәләрен онытучы депутатлардан халык та суына. Ә инде шул территорияне үстерү җаваплылыгын үз өстенә алып, халкын хәстәрләп, үз эшчәнлеге һәм игътибарлылыгы белән игелеклелеген эштә күрсәтә ала икән, андый депутатларны сайлаучылар гына түгел, аларның балалары да онытмаячак.

Читайте нас: