+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 сентябрь 2015, 21:55

Кунак ашы - кара-каршы

Хезмәттәшлекне үстерү буенча сөйләшүләр бер үк вакытта Кытайда да, Башкортстанда да бара.Кытайның Хубэй провинциясе башкаласы Ухань шәһәренең “Дуслык” хөкүмәт комплексында Башкортстанның рәсми делегациясе һәм провинциянең Халык хөкүмәте һәм эшлекле даирәләр вәкилләре арасында сөйләшүләр үтте.

— Төбәкара икътисади элемтәләрне, дуслык мөнәсәбәт­ләрен ике ил өчен дә файдалы хезмәттәшлекне күз уңында тотып үстерү мөһим, — дип билгеләде очрашуда республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов. — Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитлары ике арадагы хезмәттәш­лекне яңа баскычка күтәрде. Башкортстан делегациясе Хубэй провинциясенә сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы өлкәсендә анык тәкъдимнәр белән килде. Дөнья базарына чыгу юлларын киңәйтергә, заманча җитештерү предприя­тиеләре төзергә теләүче эшкуарларны ШОС һәм БРИКС илләре кече һәм урта бизнес вәкилләренең Беренче төбәкара форумында катнашу өчен Башкортстанга чакырабыз.
Хубэй провинциясенең рәсми һәм эшлекле даирәләр вәкилләрен Русиядә импортны илдә җитештерелүче продукция белән алмаштыру максатында Башкортстанда төзелүче индустриаль парклар кысаларында бизнес алып бару мөмкинлеге аеруча кызыксындырды.
Хубэй провинциясе Халык хөкүмәтенең Үсеш һәм реформалар буенча комитеты начальнигы урынбасары Чэн Цзюнь үз чыгышында Русия белән Кытай төбәкләре арасында “Идел-Янцзы” форма­тындагы хезмәттәшлекнең ике илнең дә эшкуарлары өчен яңа мөмкинлекләр ачуын билгеләде.
— Башкортстан — үсеш сәясәтен һәм үз продукциясен дөнья базарына чыгаруны актив гамәлгә ашыручы көчле һәм бай төбәк, — диде Чэн Цзюнь. — Бизнес вәкилләренең мөмкин­лекләре турында мәгълү­мат белән үзара уртаклашуын киңәйтү бурычы тора.
Очрашуда Уфада һәм Уханьда инвесторлар һәм партнерлар эзләргә әзер кече пред­прия­тиеләр өчен даими семинарлар үткәрү турында килешенде. Беренче шундый семинар быел Уханьда үтүе мөмкин. Якын көннәрдә Хубэй провинциясенең Сәнәгать һәм сәүдә ассоциа­циясе һәм Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы катнаш­лыгында ике төбәк бизнес вәкилләренең бер-берсенә эш сәфәрләрен оештыру вакытлары билгеләнәчәк.
Дмитрий Шароновның Хубэй провинциясенең Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышы рәисе урынбасары Чжоу Хон Юй белән очрашуы вакытында презентациягә һәм сөйләшү­ләргә йомгак ясалды.
Эш сәфәре барышында Башкортстан делегациясе, шулай ук, Кытайның “Синопек” кор­порациясенең һәм Көньяк Кореяның “SK Global Chemikal” партнерларының уртак предприятиесе булган Ухань нефть-химия компаниясенең җитеш­терү мәйданчыгында булды.

18 сентябрьдә Башкортстан Хөкүмәтендә Кытай Халык Республикасының Сычуань провинциясе делегациясе белән очрашу үтте.
Анда Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Кытай делегациясен Сычуань провинциясенең Чит ил һәм иммиграция эшләре буенча департаменты начальнигы урынбасары Чэн Чжикун җитәкләде. Очрашу кысаларында яклар үз планнары белән уртаклашты, төрле өлкәләрдә гамәлгә ашырылучы килешүләр турында сөйләде.
Читайте нас: