Җанөшеткеч вакыйгага җәмәгатьчелек битараф калмады.
— Уфа урамында бер гаепсез бишенче сыйныф укучысының башына җитүче йөри, — дип белдерде 22 сентябрьдә үзенең Интернеттагы блогында Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов. — Аны табарга һәм хөкем итәргә кирәк. Бала вакытында мәктәпкә килеп җитми икән, бу хакта әти-әниләргә хәбәр итеп, сәбәбен ачыкларга кирәк.
Шул ук көнне республиканың мәгариф министры Әлфис Гаязов муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында мәгариф өлкәсенә идарә итүче урындагы үзидарә җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда мәктәп эчендә генә түгел, урамда вакытта да балаларның хәвефсезлегенә игътибарны арттыру зарурлыгы сызык өстенә алынды.
— Балалар педагогларның гына түгел, әти-әниләрнең дә күзәтүе астында булырга тиеш, – диде министр. – Әйе, мәктәптә алар педагогларның игътибар үзәгендә. Ә менә мәктәптән тыш вакытта гаилә җаваплылыгын арттыру зарур. Барыбыз да игътибарлы булганда, күңелсез хәлләргә чик куелачак.
Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова вакыйгага карата үз фикерен белдерде.
— Сакланган гына якланган, дип юкка әйтмиләр. Беренчедән, әти-әниләр балаларына чит һәм таныш булмаган кешеләр белән бәйләнешкә керергә ярамаганлыгын аңлатырга тиеш. Иң мөһиме — дистанция саклау. Хәвефле хәл килеп чыккан очракта кычкыру гомерне саклап калырга мөмкин. Бу хакта баланың исенә төшереп торырга кирәк. Таныш булмаган урынга әти-әни белән килешкәч кенә бару мөһим. Мәктәпкә йөрүче баласының хәвефсезлеге өчен әти-әни җаваплы. Ул баласы белән белем учагына барырга, гадәттән тыш хәлдә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырга бурычлы, — диде балалар омбудсмены.
Шул ук вакытта, тикшерү эшләре дәвам итте. Җинаять урыныннан алынган әйберләр энә күзеннән үткәрелде. Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистика үзәге хезмәткәрләре җинаять һәм административ җаваплылыкка тарттырылган миллионнан артык кешене өйрәнгән. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, гаепләнүченең генотибы ачыкланган. Генотип Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат базасындагы мәгълүматлар белән тәңгәл килгән. Җинаятьче моңа кадәр көчләгән өчен төрмәдә утырып чыккан 36 яшьлек уфалы булып чыккан. Аның яшәгән урыны ачыкланган. 24 сентябрьдә оператив хезмәткәрләр җинаятьчене “Үзәк базар” җәмәгать транспорты тукталышы янында кулга алганнар.
P.S. Җинаятьче кулга алынган көнне Виолетта Токарчукны соңгы юлга озаттылар. Туганнарыннан, сыйныфташларыннан тыш, аның белән хушлашырга вакыйгага битараф булмаган уфалылар да җыелды. 24 сентябрьдә көн аеруча кояшлы, җылы торды. Әйтерсең дә табигать мәңгелеккә салкын җир куенына керәсе кызны җылытып калырга ашыкты...