+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2015, 21:49

Мәчетебез “ятим” тормасын!

Булгаково авылында Аллаһ йортын ачуда катнашучылар шундый теләк белдерде.Уфа районының Булгаково авылы мөселманнары өчен быелгы Корбан бәйрәме аеруча истәлекле булды — авылда мәчет ачылды.

— Без бу шатлыклы көнгә бик озак, бик күп каршылыкларны җиңеп килдек, — ди авыл мөселманнарының “Мирас” дини оешмасы җитәкчесе Марат Шәймәрданов.
Кагыйдә буларак, күп авылларда мәчетләр электән гыйбадәт йорты булган урыннарда күтәрелә. Шуңа мәчет өчен урын сайлау мәсьәләсе булмый. Ә Булгаково борын-борыннан урыс авылы булган. Шул сәбәпле мәчет өчен урын сайлау бик катлаулы шартларда барды. Чөнки бүленгән участоклар берәүләргә ошаса, икенчеләргә ошамады...
...1998 елда авылда Корбан бәйрәмен зурлап бил­гелиләр. Чара клубта үтә. Шул вакытта Булгаковоның “Мирас” дини оешмасына нигез салына һәм мәчет төзү бурычы куела.
Берничә генә кешедән башланган оешма еллар үткән саен көч туплый, ныгый бара. Элекке елларда Башкортстан торак-коммуналь хуҗалыгы министры­ның беренче урынбасары булып эшләгән Марат Шәй­мәрданов, Русия почтасы Башкортстан идарәсенең элекке җитәкчесе Альберт Дүсәлимов, элек Цюрупа исемендәге совхозда профсоюз оешмасы рәисе вазыйфасын башкарган Рәвис Нигъмәтуллин кебек хезмәт вете­раннарының зур тырышлыгы нәти­җәсендә коллективлар җитәкче­ләре белән ныклы элемтә урнаштырыла. Алар мәчет төзелешенә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Берәүләр төзелеш материаллары белән тәэмин итә, икенчеләр транспорт бүлә, өченчеләр финанс ягын хәстәрли. Мәчет төзү өчен бүленгән участоктагы чокырны күмү өчен ничә йөк туфрак ташыганны Ходай гына беләдер... Изге эштән Булгаковода һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр дә читтә калмый. Халыктан акчалата ярдәм оештыруда Булгаково участок дәваханәсенең элекке табибәсе Дилә Билан һәм шәфкать туташы булып эшләгән Галия абыстай Кодакаева аеруча зур көч салдылар.
...Бер төркем балалар җәйге каникул вакытында Ислам дине нигезләрен өйрән­гән. Мәчетне ачу тантанасы аларның чыгышы белән башлануы аеруча куанычлы булды. Кечкенә малайлар һәм кызлар җыелган халыкка динебезнең нигезләрен аңлатты, Коръән аятьләрен укып ишеттерде.
— Районыбыз биләмә­ләрендә унҗиде дини оешма теркәлгән. Алар халык арасында тәрбияви эш оештыру җәһәтеннән зур тырышлык күрсәтә, — диде, тантанада чыгыш ясап, Уфа районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Люцинә Ризванова. — Булгаково мәчете дә алар арасында үзенең лаеклы урынын табар һәм халыкка тәрбия, аң-белем тарату үзәгенә әверелер дип ышанам.
Татарстан Респуб­лика­сының Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов, “Мирас” дини оешмасы әгъзасы Марс Шаһиев, авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Александр Мельников үз чыгышларында халыкны бәйрәм белән котладылар һәм яңа мәчетнең халыкны изге эшләргә берләштерүче һәм туплаучы үзәккә әверелүен теләделәр.
— Калининградтан Камчаткага кадәр иксез-чиксез Русия киңлекләрендә ике мең ярымнан күбрәк мөселман дини оешмасы эшли. Алар барысы да халыкны бер­ләштерүче үзәк булып тора, — диде Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте хакимияте җитәкчесе Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдинов. — Ул оешмалар үз эшчәнлеген Үзәк диния нәзарәте флагы астында җәелдерде. Булгаково мәчете дә шушы матур гадәткә тугры булыр дигән ышанычтамын.
Шундый сүзләр белән Мөхәммәт хәзрәт җыелган халыкка Үзәк диния нәзарәтенең Баш мөфтие Шәйхе­лислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең тәбрикләвен җиткерде һәм мәчеткә нәзарәтнең флагын тапшырды.
Мәчеттә дини йолаларны үтәү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Аңа электр, газ, су үткәрелгән. Бу эшләрне башкаруда башлап йөрү­челәргә һәм ярдәм кулы сузучыларга җыелган халык исеменнән зур рәхмәт белдерелде.
“Мәчетебез “ятим” тормасын. Аның ишекләре һәрвакыт ачык булсын һәм ул чын мәгънәсендә тәрбия, мәдә­ният, мәгариф үзәгенә әверелсен!” Бәйрәмдә катнашкан һәркем шундый теләк белдерде.
Читайте нас: