9 Май бәйрәме уңаеннан оештырылган чараны аеруча зур әзерлек белән каршыладык. Бу көнне кунакка берничә Бөек Ватан сугышы ветеранын, тыл эшчәннәрен чакырдык. Алар белән фәһемле әңгәмә оештырылды, балалар матур концерт күрсәтте, мәртәбәле кунакларга үз куллары белән ясаган истәлекле бүләкләр тапшырды. Ветераннар да буш кул белән килмәгән иде: алар гаилә архивларында сакланган өчпочмаклы солдат хатларының эчтәлеге белән таныштырды, Бөек Ватан сугышы чорында хәрби киемдә төшкән фотоларын күрсәтте. Бәйрәм матур чәй табыны артында дәвам итте.
...Кызганычка каршы, җиңүчеләр буыны вәкилләренең сафы елдан-ел сирәгәя. Әмма аларның исемнәрен, батырлыкларын онытырга хакыбыз юк. Шуңа күрә дә без, тәрбиячеләр, Бөек Ватан сугышы, Җиңү тематикасының эш планыбызда һәрвакыт зур урын алып торырга тиешлеген аңлыйбыз. Балалар белән ел саен якташыбыз, Советлар Союзы Герое Василий Горшков һәйкәле, мәгърур Агыйдел елгасы ярын ямьләп торучы Бөек Ватан сугышы солдатларына багышланган мемориаль комплекс янына сәяхәт оештырабыз, чәчәкләр салабыз, без-нең күгебез аяз, тормышыбыз тыныч булсын өчен гомерләрен кызганмаган каһарман шәхесләр хакында зур ихтирам белән сөйлибез.
Хафиза Җиһаншина, Светлана Галиева,
Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячеләре.