Гаҗәеп матур табигать кочагында утыра Өчбүлә авылы. Янәшәдә Яүбәзе елгасы ага. Көнчыгыштан сузылган тау да биредә гомер итүчеләрнең иминлеген саклый кебек. Ә инде авыл капкасына якын буада хәтта аккошларга кадәр бар! Ихтимал, тарихы өч йөз елдан арткан Өчбүләнең узган гасырларда зур сәүдә базарлы, дини мәктәпле булуы да эзсез калмагандыр. Ни дисәң дә, авылны ташлап китүчеләр юк дәрәҗәсендә. Ә менә читтән килүчеләр...
“Киров” хуҗалыгының икътисады тотрыклы булуы турында гәзиттә еш язабыз. Әллә нинди сынаулар туса да, аларның тылы ышанычлы.
— Хуҗалык икътисады авыл ихаталары куәте белән бәйле дип уйлыйм, — ди аграр предприятие җитәкчесе, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәис Шакиров. — Крестьян ихаталары бай икән, димәк, хуҗалыкның мөмкинлеге бар. Авылның һөнәр ияләре зур максатлар куеп эшләсен, дисәк, башта аларны борчыган проблемаларны хәл итәргә кирәк. Мин социаль мәсьәләләрне, мал асрау өчен азык хәзерләү мәшәкатьләрен күз уңында тотам. Әгәр хуҗалыкта уртача айлык эш хакын 21-22 мең сумга җиткергәнбез икән, бу җитештерүнең үсүе һәм, шул ук вакытта, шәхси ихаталарның да кереме артуын күрсәтә.
Кешеләрне бирегә ямьле табигать кенә ымсындырып тартмый икән. Рәис Рүфәт улының шәхси тырышлыгы һәм башлангычы игътибарга лаек. Ул авылда яшәүчеләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлтелгән федераль һәм республика программаларын үз хуҗалыгында бик оста гамәлгә ашыра. Шәхси йорт салырга теләүчеләргә үзе ярдәм итә, хуҗалык аша программага керүне ашыктыра. Идарәдән алынган мәгълүматка күз ташлыйк. Ике йөздән артык йортлы авылдагы өйләрнең алтмышы соңгы ун ел дәвамында максатлы программалар кысаларында салынган. Узган елда — алты, быел биш яңа ихата барлыкка килде.