Русия Федерациясе Федераль Җыелышының IV чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, аның Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты әгъзасы, Русия Паралимпия комитетының вице-президенты, атказанган спорт мастеры, 13 тапкыр Паралимпия чемпионы, күрү сәләте буенча инвалид-спортчылар арасында 18 тапкыр чемпион, 43 тапкыр Европа чемпионы, “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясе әгъзасы, “Милләт яшьлеге” иҗтимагый фондының Башкортстан буенча идарә рәисе Рима Баталова бүген “Кызыл таң”да кунакта. Ул, шулай ук, спорт буенча югары нәтиҗәләргә ирешкәне һәм физкультура, спортны пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен Уфа шәһәре һәм туган Шаран районының шәрәфле шәхесе, 7 орден, бихисап медальләр иясе.
Бүген Рима Акбирде кызы илебезнең иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнаша, Паралимпия хәрәкәте спортчыларының проблемаларын хәл итү җәһәтеннән җитди эш алып бара, физкультура һәм спортны пропагандалау, яшь буынны тәрбияләүгә көч сала, балалар һәм үсмерләр спортын үстерүгә зур игътибар бүлә.
— Рима Акбирдиновна, гәзит уку-чылар өчен Сезнең тормыш юлыгыз белән танышу кызыклы булыр. Балачак, үсмер елларыгыз ничек үтте?
— Чыгышым белән мин — гади авыл кызы. Балачагымда ук сәламәтлегем какшау сәбәпле, бик күп авырлыклар кичерергә туры килде. Язмыш тарафыннан каршылыклар, тормышымда проблемалар җитәрлек булды, ләкин бервакытта да башымны имәдем, киресенчә аларны җиңәргә омтылдым. Я син торып басып, алга атлыйсың, я язмышыңа буйсынып яшисең. Ләкин бит сайлау хокукына да ия син, барысы да үзеңнең кулларда, үзеңнең ихтыярыңда. Инвалидмын, язмышым шундый инде, дип күңел төшенкелегенә бирелергә һич ярамый. Каршылыкларга бирешмичә, алга омтылырга кирәк. Минем тормышым да көрәшүләрдән торды. “Алга, һичшиксез, алга!” девизы белән яшәдем. Шуның белән йокларга яттым, иртән күзләремне ачтым, ил, дөнья күләмендәге җиңүләргә ирештем.
Тормыш бервакытта да тигез юллардан гына тормый, егылу һәм абынулар күп була. Югары казанышларга ирешеп, титулларга лаек булып та, барыбер, каршылыклар белән көрәшергә туры килә. Үзең өчен, бигрәк тә күңелендә йөрткән идея өчен көрәшергә кирәк. Иң авыры – ул күп кешеләр белән бәйле, шунлыктан, иңнәреңдә һәрвакыт җаваплылык тоясың. Чиновник, кеше, күп уңышлар яулаган чемпион буларак, күбрәк кешегә, үзеңнән соң киләчәк буынга күркәм гамәлләр калдырырга тырышырга тиешлекне җиткерү минем төп бурычым булып тора.
Шаран районының Сакты мәктәбен тәмамларга насыйп булмады, чөнки сәламәтлегем белән проблемалар килеп туды. Прививкадан соң өзлегү нәтиҗәсендә аякларсыз кала яздым. Ул өзлегү арытаба күзләргә бирде. Шулай итеп, гомерем буе каршылыклар белән көрәшергә туры килә.
Үзем нәни чактан ук актив, тиктормас идем. Яхшы укыдым. Кечкенә чагымда ук башкаларга, мин дә сезнең кебек бит, башка яшьтәшләремә караган кебек, мине дә тигез күрегез, дигәнне исбатладым. Шунлыктан, һәркайда да беренче булырга омтылдым. Син безнең ише түгел, дип бармак төртеп күрсәтсәләр, әлбәттә, көрәшү, тырышудан башка чара калмый. Маңгаема язылган шушы көрәш мине гомерем буе озатып килә.
— Бөгелеп төшмәскә, тукталып калмаска, тормыштагы каршылыклар белән көрәшергә каян көч аласыз, кем ярдәм итә?
— Миңа һәрвакыт саклаучы фәрештәләрем ярдәм итә. Әйтүемчә, балачагым җиңел үтмәде, шатлыклары аз булды. Гаиләбездә мин алтынчы бала идем. Күзләрем начар күрә башлагач, унөч яшемдә башкаладагы махсус интернат-мәктәпкә урнашырга мәҗбүр булдым. Кайгы ялгыз йөрми. Бер ел укыгач, әнием якты дөньядан китте. Берничә елдан әти дә фаҗигале һәлак булды. Шулай итеп, әти-әнине иртә югалту сәбәпле, язмышым үз кулыма калды, яшәргә тырыштым. Шушы яшәү өчен тырышу миңа һәрвакыт көч бирә. Мин моны, инвалид һәм сау-сәламәт кешеләр тигез булырга тиеш, дип, Паралимпия спортында да дәлилләдем. Паралимпия хәрәкәте башында, кыскасы, һәркайда бу турыда сөйләдем һәм максатыма ирештем. Бу дөньяда моны башкаларга да җиткерүне Ходай, күрәсең, миңа кушкандыр, дип уйлыйм. Әти-әниләрнең рәхмәтен ишетә, ярдәм көткән балаларга ярдәм итә алуым өчен бик шатмын, болар барысы да миңа көч бирә.
— Рима Акбирдиновна, Сез спорт ифрат күп эшсөярлек таләп итә, дисез. Спортчы булып туалармы, әллә инде физик яктан нык булу да җитәме?
— Дөнья буенча 20 тапкыр рекорд куйдым. Алар барысы да нәрсәгә һәм кемгә булса да багышланган иде. Спорт, чыннан да, ифрат күп көч, тырышлык таләп итә. Сәләт һәм физик яктан нык булу гына җитми. Илдә андый кешеләр, бәлки, яхшыраклары да, бик күп, ләкин чемпион була алмыйлар. Ни өчен? Чөнки һәр чемпион — ул эш аты. Әйе, әйе! Андый кеше, бүләк һәм титулларга карамастан, үз өстендә тырышып эшли. Әгәр дә яралану, имгәнү булса, күнекмәләр процессыннан тайпыласың. Савыккач, барысын да кабаттан башларга, куып җитәргә кирәк булачак.
Дөнья рекордларына ирешкән мизгелләр, чыннан да, кешене канатландыра. Мин һәрвакыт моны булдыра алуыма горурлана идем. Әлбәттә, пьедесталга менү бер булса, җиңү яулау гына аз әле, иң мөһиме — титул, исемне тота белергә кирәк. Монысы җиңелдән түгел. Чөнки спорт аренасына ел саен яшь, көчле спортчылар чыга, алар да, әлбәттә, алтын медальгә ия булырга омтыла. Шуңа синең планка һәрчак югарыга күтәрелергә тиеш. Һәр җиңү – һәрвакыт алга таба омтылыш ул.
— Сез хәйриялеккә дә зур игътибар бирәсез, инвалидлар спортын үстерү проблемалары белән җитди шөгыльләнәсез. Бу хакта да бер-ике сүз әйтсәгез иде.
— Тормыш – ул даими көрәш алып барырга мәҗбүр итүче өзлексез киртәләр. Тырышлык, күз яшьләре, яралар аша узган киртәле юлым җиңүләргә илтте. Барлык гомерем җиңү яулау булды. Үзеңә ышанып, нинди булырга телисең — шуның өчен барлык мөмкинлегеңне эшкә кушарга кирәк. Пьедесталда басып торганда синең хөрмәткә Русия гимны яңгыраса, бу мизгелләр өчен яшисе һәм җиңәсе килә. Бүген мин мохтаҗ балалар, әти-әниләргә ярдәм кулы суза алам икән, ник булышмаска? Мин булмасам, кем? Күршем дә булдыралмаса, дусларым да балаларның теләген аңламаса, кем соң, дигән сорау туа. Миннән башка аларның хәлен башкалар аңламаска мөмкин. Миңа яшьләр белән аралашу җиңел, теге яки бу хәлдә аларга нәрсә әйтергә кирәклеген беләм.
— Күрү сәләтен югалту, умыртка имгәнүгә карамастан, Сез һаман йөгерү сукмагына чыккансыз. Дөньяга кыюлык күрсәтеп, ил намусын яклагансыз. Күренекле казанышларыгыз өчен Сез “Гиннессның рекордлар китабы”на кертелгәнсез. Ватанпәрвәрлек хисе Сездә кайдан тамыр ала?
— Ул хис балачактан ук йөрәккә уелган, чөнки мин — туган йортым, командам, республикамның патриоты. Ул миңа әнием сөте белән иңгән. Әтием Бөек Ватан сугышы ветераны иде, илебездә тынычлык булсын өчен көрәшкән. Без, балалары, бу төшенчәләр турында һәрвакыт хикәятләр тыңлап үстек. Патриотизм хисен балада әти-әниләр тәрбияли. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигән мәкаль туры килә бу очракта. Һәр әти-әни бу хакта уйласын иде.
— Сез “Милләт яшьлеге” төбәк иҗтимагый фондын булдыргансыз. Ул нинди максаттан чыгып оештырылды?
— Фонд өч ел элек Уфада барлыкка килде. Ул физик мөмкинлекләре чикле булган спортчыларга ярдәм күрсәтү һәм шундыйлар арасында физкультура белән спортны популярлаштыру максатыннан оешты. Шулай ук, балалар-үсмерләр спорты һәм инвалидларга социаль адаптация үткәрү буенча актив эш алып барыла.
Бу идея каян барлыкка килде, дисезме? Үзем спорт белән шөгыльләнгән вакытларда, ярышларга чыкканда ярдәмгә мохтаҗ идем. Кроссовки, спорт киемнәре сатып алырга да мөмкинлегем юк иде. Һәрвакыт акчаны кысып тотарга туры килде. Үзем шундый авырлыкларны кичергәч, шундый язмышлы кешеләргә ярдәм фонды булдырырга кирәк, дигән карарга килдем.
Өстенлек спортка юнәлтелде. Максатлар куелган, уставыбыз бар. Күпләргә ярдәм итәргә кирәк. Ләкин фонд ярдәме белән генә бөтен проблеманы хәл итеп бетереп булмый. Шунлыктан, без “түгәрәк өстәл”ләр үткәрәбез, спортчы-инвалид балалар проблемаларына җәмәгатьчелек, власть вәкилләрен игътибарын җәлеп итәбез, башка фондлар белән берлектә эшлибез. Тәү тапкыр үзем “Мәрхәмәт” хәйрия мәгариф фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән идем. Аларга чын күңелдән рәхмәтлемен, бергә эшләү күпкә рәхәт. Без — спорт, ә алар башкачарак юнәлештә эшли. Бердәм булып, без уртак, изге гамәлләр башкарабыз.
— Рима Акбирдиновна, Сезнең соклангыч гаиләгез турында да хәбәрдар без. Ирегез, кызыгыз, киявегез бар, күптән түгел оныгыгыз да туган икән. Сезнең тынгысыз эшчәнлегегезне гаиләгез ничек кабул итә?
— Гаиләм ныклы, һәрвакыт янымда минем. Ярышларга ирем белән бергә чыгабыз, кызым һәм киявем ярдәм итеп торалар, сөекле оныгыма бер яшь тулды. Мине борчыган проблемаларга алар бервакытта да битараф калмый. Без барысын да уртага салып хәл итәбез, проблемаларга ачкыч эзлибез. Гаиләм, нигездә минем тормышым белән яши. Әгәр мондый ышанычлы, ныклы терәк булмаса, миндәге йөкләнешне тормышка ашырып булмас иде. Гаиләмә рәхмәтлемен.
— “Кызыл таң” укучыларына да теләкләрегез бардыр?
— Изге күңелле булырга кирәк, дияр идем. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кул суза белегез. Үзең өчен генә түгел, күршең, дусларыңа да яхшы булсын, дип яшәргә кирәк. Шул чакта тормыш итү күпкә матуррак, җиңелрәк тоелыр. Кимсенеп, куркып, баш иеп йөрүгә караганда, горур басып атлау, ышаныгыз, күпкә җиңелрәк! Ягымлы булыгыз, шул вакытта тормышыгыз да яктырак һәм яхшырак булыр!
— Җылы әңгәмә өчен рәхмәт!